Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пычак авылы китапханәсе яңалыклары (фотолар)

"Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында Пычак авылы китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан, "Спорт - сәламәтлек нигезе" дигән әңгәмә һәм Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә...

"Спортлы Татарстан" акциясе кысаларында Пычак авылы китапханәчесе укучыларда сәламәтлекне саклауга, аны ныгытуга, сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш уяту, спортка мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, сәламәт кеше генә туган илен яклый һәм саклый алырга сәләтле булуына төшендерү максатыннан, "Спорт - сәламәтлек нигезе" дигән әңгәмә һәм Пычак урта мәктәбендә, укытучылары Низамиев Илдар белән берлектә 5-8 сыйныф укучылары катнашында волейбол ярышы үткәрде. Саулык - иң зур байлык, ди халык. Чыннан да, сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе, сәламәт булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-якны танып-белә, хезмәттән, уеннан, физик күнегүләрдән ямь таба. Ә сәламәт булу өчен нишләргә? Спорт белән яшьтән үк шөгыльләнергә кирәк.

Пычак авылы китапханәчесе Галимова Фирдәүсә укучылар арасында наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, начар гадәтләргә карата нәфрәт хисе уяту; укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү максатыннан, 7нче сыйныф укучылары белән "Наркоманиягә - Юк дип әйт", "Яшәү бер генә бирелә " дигән сыйныф сәгате үткәрде. Саулык - зур байлык, диләр.Чөнки ул булмаса, кеше күп нәрсәдән мәхрүм, наркоманның ни дәрәҗәдә куркыныч икәне аңлатылды. Киләчәктә үзегезне зарарлы гадәтләр колына әйләндермәгез, тормышыгызның хуҗасы булып, чын кешеләр булып үсегез, дигән киңәшләребез сезгә юл күрсәтеп торсын! Наркоманиягә беркайчан да, беркайда да урын булмасын!

Пычак авылы китапханәчесе балаларның Габдулла Тукай әсәрләре буенча белемнәрен ныгыту, уен барышында үзләренең тапкырлыкларын, осталыкларын күрсәтә белергә өйрәтү, таныш шигырьләрне төрле юллар аша таный белү максатыннан, 7 сыйныф укучылары белән "Йолдызлы уен" дигән тематик кичә үткәрде. Тукайның иҗатын, тормышын кабат искә төшердек. "Тукай эзләре буйлап" дигән презентация күрсәтелде. "Зур башваткыч " китабыннан "Тукайлы кроссворд"ны балалар бик теләп чиштеләр. Тукайның китаплары укылды. 23 йолдыз җыеп, кызлар командасы җиңүгә иреште. Малайлар командасы 20 йолдызлы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев