Татарстанда май бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәрә
Хәбәрләр

Татарстанда май бәйрәмнәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәрә

Электричкаларга расписание 29 апрельдән үзгәреш кичерә.

(Казан, 26 апрель, "Татар-информ"). 1 май һәм 9 май бәйрәмнәрендә һәм бәйрәм алды көннәрендә шәһәр яны поездлары хәрәкәте үзгәрәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Юл һәм транспорт министрлыгы.

Поездлар 29 һәм 30 апрельдә, 6, 7 һәм 8 майда шимбә расписаниесе буенча; 1 һәм 9 майда якшәмбе расписаниесе буенча; 2 һәм 10 майда дүшәмбе расписаниесе буенча йөриячәк.


Нет комментариев