23 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Сара Әхмәтова: “Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек”
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтовның әнисе Сара апа Арча районы Хәсәншәех авылында яши. Кышны исә улы Мансур һәм килене Рузалия тәрбиясендә чыга. - Маратны министр булсын дип аерым тәрбияләмәдек, - дип башлады ул сүзен. - Балалар ике ел саен туып тордылар, мин мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып...
-
“Хезмәт даны” журналисты һөнәр алыштыра
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан игълан ителгән "Журналист һөнәрен алыштыра" дигән акция кысаларында Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы журналисты үзен полиция хезмәткәре буларак сынап карады. Участок инспекторы Айрат Гыйльметдинов, полициянең балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова, ЮХИДИ инспекторы Ранил Гыйниятуллин, Сергей Егоровлар белән берлектә уздырылган рейдлардан соң, әлеге...
-
Тукталыш нигә күчте?
Икенче маршрут автобусы Пабло Неруда урамы башында (4нче мәктәп янына борылганда) туктый иде. Әлеге тукталышны хәзер бетерделәр. Казанцева, Таҗи Гыйззәт, Фәрит Яруллин урамында яшәүчеләргә бик уңайсыз бит. Тукталышны кабат булдырсыннар иде. Газета укучы
-
Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның улы бар?
Казанда Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмовның "Хатын+Ир" дип исемләнгән концерты узды. Концертта кызыклы хәл булды. "Ләйсән янында кечкенә генә малай бөтерелеп биеп йөрде, җырчыны килеп кочаклап та алды. "Аяк астында чуалгач, аягына басмыйм дип "балакаем" дидем. Моны ишеткәч, күбесе аны улыбыз дип уйлаган. Боларның малайлары да бар икән, дип сөйләшкәннәр",...
-
Аш.Буҗи авылы яшьләре:"Наркоманнарга безнең арада урын юк!"
Аш.Буҗи авылы клубында начар гадәт - наркотикларга багышланган тематик кичә үткәрелде. Авыл яшьләре катнашында узган чарада гыйбрәтле һәм аянычлы язмышлар турында сөйләнде, дип яза "Наш Кукмор".
-
Рифкать Миңнеханов яңа вазифага билгеләнде
"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясе җитәкчесе итеп Рифкать Миңнеханов билгеләнде. ТР Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ бинасында ТР Премьер-министры урынбасары Шамил Гафаров Рифкать Миңнехановны әлеге вазифага рәсми рәвештә тәкъдим итте. Шамил Гафаров әйтүенчә, "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" дәүләт бюджет учреждениясенә шулай ук "Татарстан Республикасы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фәнни һәм мәгариф программаларын...
-
Кукмара музеенда “Самавыр бәйрәме” узды (фото)
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан 150 ел элек Кукмара авылында самавыр җитештерелгән. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүчеләр өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша оештырылды. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Чара кайнар коймак һәм самавырда...
-
Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче укучыларны ачыкладылар (фото)
Манзарас мәктәбендә "Юл йөрү кагыйдәсен яхшы белүчеләр" дигән район конкурсы үтте. Әлеге чара юл һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан оештырылды. Бәйгедә беренче урынны - Манзас мәктәбеннән Фирүзә Фәттахова, икенче урынны - Зур Сәрдек гимназиясеннән Фасыйл Борһанов, өченче урынны Нырья мәктәбеннән Наталья Любовалар алды. "Яшь пропагандачы" номинацисендә шоферларга мөрәҗәгать...
-
Хатын-кыз идарә иткән "Мерседес" өч машинага бәрелеп, 24 кеше утырган микроавтобусны аударган (ФОТО)
Иркутск өлкәсендә эре юл-транспорт һәлакәте булган, дип яза "Российская газета". Әлеге һәлакәт нәтиҗәсендә 11 кеше зыян күргән. 23 ноябрьдә иртән Байкал трактының 16нчы чакрымында "Мерседес" йөртүче башта йөк машинасына, аннары тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре утырган "Форд" микроавтобусына һәм "Ауди" машинасына бәрелгән. "Мерседес" белән хатын-кыз идарә иткән. Бәрелешү нәтиҗәсендә микроавтобус әйләнеп капланган....
-
Кукмара музеена “Утырма”га йөрүчеләр киез итек-киез комбинатында экскурсиядә булды (фото)
Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музее тарафыннан уздырыла торган чираттагы "Утырма" Кукмара киез итек-киез комбинатында уздырылды. Утырма вәкилләренә Кисиль Ирина Юрьевна комбинат буйлап экскурсия тәкъдим итте. Килгән кунаклар итек басу технологиясе һәм әзер продукция белән якыннан таныштылар. Бу истәлекле һәм мавыктыргыч очрашу чәй өстәле артында тәмамланды. Киләсе утырма 29 ноябрь...
-
Кукмаралылар “Кунаклашу”дан җиңү белән кайтты
Казан дәүләт мәдәният институтында халык сәнгать иҗатының "Кунаклашу" Халыкара конкурс-фестивале узды. Чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. "Милли вокал башкару" номинациясендә Илназ Гыйльметдинов һәм Рисана Хантимерова (укытучылары Л.Хөснетдинова) беренче дәрәҗә лауреат, Алия Батыркаева (укытучысы З.Шәймарданова) өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. "Милли инструменталь башкару" номинациясендә Эльвина Кәримова (фортепиано укытучысы Д.Бариева)...
-
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев “2017 елга язылу бүләк ит” хәйрия акциясенә кушылды
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган #подпиши родителей#подпиши близких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә. "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясе дә әлеге игелекле чараның дәвамы булып тора. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында бу яртыеллыкта акцияне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев башлап җибәрде. Район башлыгы Кукмараның Степан Разин урамында...
-
Илсөя Бәдретдинова гашыйк пар эзли
Илсөя Бәдретдинованың "Инстаграм"дагы бите бик кызык һәм үзенчәлекле. Гади генә фотога да матур комментарий язып куя. Мәслән, кичә, ул юлда тапкан беләзкне фотога төшереп куйган. - Бу "мәхәббәт тарихын" Римма Никитина белән Чистопольская урамыннан таптык. Кыйммәт нәрсә дә түгел инде, ләкин бар әйбер дә акча белән генә бәяләнми. Бәлки бер-берсен...
-
Вахит авылы егете Нияз Кәримуллин тел һәм җыр бәйгеләрендә җиңү яулады (фото)
Казан дәүләт мәдәният институтында Халыкара "Илһамият" тел һәм җыр сәнгате фестиваль-конкурсы һәм Халыкара "Кунаклашу" халыклар иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Әлеге фестивальләр Рәсәй Федерациясенең,Татарстанның мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Бөтендөнья Татар Конгрессы, Татарстан халыклары ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Фестивальләрдә...
-
Кукмара районы үзәк дәваханәсенең 115 еллык тарихы бар
Беренче медицина пункты XIX гасырның икенче яртысында Кошеловларның шәхси йортында ачыла. Ул вакытта бу пункт Мамадыш өязе земствосы управасы карамагында була. Фельдшер булып Платонов П.Т. эшләгәнлеге мәгълүм . Кукмарада сәнәгать үсеше нык алга киткәч, земство хисабына 1901 елда 20-25 урынга исәпләнгән хастаханә ачыла. Монда авыруларны кабул итү бүлмәсе, даруханә, документлар...