Кукмаралылар “Кунаклашу”дан җиңү белән кайтты
Казан дәүләт мәдәният институтында халык сәнгать иҗатының "Кунаклашу" Халыкара конкурс-фестивале узды. Чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. "Милли вокал башкару" номинациясендә Илназ Гыйльметдинов һәм Рисана Хантимерова (укытучылары Л.Хөснетдинова) беренче дәрәҗә лауреат, Алия Батыркаева (укытучысы З.Шәймарданова) өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. "Милли инструменталь башкару" номинациясендә Эльвина Кәримова (фортепиано укытучысы Д.Бариева)...
Казан дәүләт мәдәният институтында халык сәнгать иҗатының "Кунаклашу" Халыкара конкурс-фестивале узды. Чарада Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да катнашты. "Милли вокал башкару" номинациясендә Илназ Гыйльметдинов һәм Рисана Хантимерова (укытучылары Л.Хөснетдинова) беренче дәрәҗә лауреат, Алия Батыркаева (укытучысы З.Шәймарданова) өченче дәрәҗә лауреатлар булдылар. "Милли инструменталь башкару" номинациясендә Эльвина Кәримова (фортепиано укытучысы Д.Бариева) икенче дәрәҗә лауреат, Инсаф Гарипов (баян укытучысы Г.Гарипова) конкурс дипломантлары булдылар. Чын күңелдән котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев