Кукмарада юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче укучыларны ачыкладылар (фото)
Манзарас мәктәбендә "Юл йөрү кагыйдәсен яхшы белүчеләр" дигән район конкурсы үтте. Әлеге чара юл һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан оештырылды. Бәйгедә беренче урынны - Манзас мәктәбеннән Фирүзә Фәттахова, икенче урынны - Зур Сәрдек гимназиясеннән Фасыйл Борһанов, өченче урынны Нырья мәктәбеннән Наталья Любовалар алды. "Яшь пропагандачы" номинацисендә шоферларга мөрәҗәгать...
Манзарас мәктәбендә "Юл йөрү кагыйдәсен яхшы белүчеләр" дигән район конкурсы үтте. Әлеге чара юл һәлакәтләрендә гомере өзелүчеләрне искә алу көне уңаеннан оештырылды. Бәйгедә беренче урынны - Манзас мәктәбеннән Фирүзә Фәттахова, икенче урынны - Зур Сәрдек гимназиясеннән Фасыйл Борһанов, өченче урынны Нырья мәктәбеннән Наталья Любовалар алды. "Яшь пропагандачы" номинацисендә шоферларга мөрәҗәгать - инша язган Пычак мәктәбе укучысы Эльвина Габдерахмановага тиңнәр булмады. Түбән Өскебаштан Зөлфәт Закиров "Юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүче", Урта Комардан Диана Ефремова "Яшь санитар" номинацияләрендә җиңүгә ирештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев