Кукмара музеенда “Самавыр бәйрәме” узды (фото)
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан 150 ел элек Кукмара авылында самавыр җитештерелгән. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүчеләр өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша оештырылды. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Чара кайнар коймак һәм самавырда...
Тарихи мәгълүматлардан билгеле булганча, моннан 150 ел элек Кукмара авылында самавыр җитештерелгән. Әлеге түгәрәк дата уңаеннан Кукмара төбәкне өйрәнү музеенда "Самавыр бәйрәме" гөрләде. Поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасына йөрүчеләр өчен музей хезмәткәрләре тарафыннан театральләштерелгән тамаша оештырылды. Бәйрәм шигырьләр сөйләү, җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Чара кайнар коймак һәм самавырда кайнаган чәй эчү белән төгәлләнде.
Шулай ук "Минем әни иң яхшысы" дигән рәсемнәр бәйгесенә дә нәтиҗә ясалды. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев