Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев “2017 елга язылу бүләк ит” хәйрия акциясенә кушылды

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган #подпиши родителей#подпиши близких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә. "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясе дә әлеге игелекле чараның дәвамы булып тора. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында бу яртыеллыкта акцияне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев башлап җибәрде. Район башлыгы Кукмараның Степан Разин урамында...

"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылган #подпиши родителей#подпиши близких "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе дәвам итә. "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясе дә әлеге игелекле чараның дәвамы булып тора. Вакытлы матбугатка язылу кампаниясе барышында бу яртыеллыкта акцияне Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев башлап җибәрде.

Район башлыгы Кукмараның Степан Разин урамында яшәп, берьялгызы туганының ятим калган улын тәрбияләүче пенсионер Гайшә ханым Фатыйхованы киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Хезмәт даны" газетасына яздырды.

Әлеге акцияләргә барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын сорыйбыз. Акция барышында якыннарны, әти-әниләрне генә түгел, балалар йортларын, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, мохтаҗлыкта яшәүчеләрне дә республикада чыгып килүче газета-журналларга яздырырга мөмкин. Язылу кампаниясе тәмамланырга санаулы көннәр калып бара. Ашыгыйк, дуслар!

"Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев