17 апрель 2017 яңалыклары
-
Березняк, Камышлы, Аман-Оштырмада зират чистарту өмәләре узачак
22-23 апрельдә Березняк авыл җирлегенә керүче Камышлы, Березняк, Аман-Оштырма авылларында зират чистарту буенча өмә үткәрелә. Барлык авылдашларны 8.00 сәг. көтеп калабыз. Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.
-
Кукмаралылар Татарстан мөселманнары корылтаенда катнашты
Казанның "Корстон" комплексында Татарстан мөселманнарының VII корылтае узды. Чарада район башлыгы Сергей Димитриев җитәкчелегендәге Кукмара делегациясе дә катнашты. Корылтайда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте рәисе, мөфти сайланды. Әлеге вазыйфаны янә Камил хәзрәт Сәмигуллин башкарачак. фото http://tatar-inform.tatar
-
Кукмарада "Имин тәгәрмәч" бәйгесенең район этабы узды
Манзарас урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторлары катнашында "Имин тәгәрмәч - 2017" бәйгесе үтте. Балалар катнашында килеп чыккан бәхетсезлек очракларын кисәтү максатында оештырылган әлеге чарага район мәктәпләреннән 27 команда килгән иде. Укучылар юл йөрү кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү, велосипедта йөрү буенча үзләренең осталыкларын күрсәтте. Биремнәр шактый катлаулы булганлыктан,...
-
Кукмара бистәсе шәһәр стаусын алды
Моңа бәйле канун проекты бүген V чакырылыш дәүләт депутатларының 27 нче утырышында кабул ителде.
-
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына!
"Салават күпере" иҗат берләшмәсенең чираттагы утырышы 26 апрельдә 13.00 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә башлана. Утырышта Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулуга багышланган шигырьләр конкурсына нәтиҗә ясалачак. Шул ук вакытта яңа конкурс игълан ителә.Ул "Кукмара шәһәре" дип атала. Шигырьләрдә "Кукмара" һәм "шәһәр" дигән сүзләрне куллану шарт итеп куела. Әлеге конкурска 30...
-
Югары Арбаштан Альбина Әгъләмовага Рәхмәт хаты килгән (фото)
Югары Арбаш авылында яшәүче Әгъләмова Альбина Шамил кызының улы Алмаз Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә Альбина ханымга улы хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән. -Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте...
-
Район прокуроры ветераннарның хәлен белде (фото)
Район прокуроры Ришат Шакиров поселокта яшәүче сугыш ветераннары Галин Риза Ясәви улы һәм Минемуллин Әрхәми Минемулла улының хәлен белде.
-
Әсгать Сәфәров депутатларга Татарстан премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте
Парламент вәкилләре аны бертавыштан хуплады. (Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров депутатларга республика Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте. "Татарстан Конституциясенең 94 нче матдәсе нигезендә, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Премьер-министр вазифасына раслау өчен, Песошин Алексей Валерьевич кандидатурасын...
-
Ләйсән Таишева: «Бәби табу бит ул безнең теләктән генә тормый»
"Татар радиосы" ди-джее Ләйсән Таишева белән әңгәмә укырга тәкъдим итәбез: - Күптән түгел гаилә кордың. Бүгенге тормышыңнан канәгатьме cин? Бар да син күзаллаганча, хыялыңда йөрткәнчә булдымы? - Әлбәттә. Без шундук туй ясамадык бит. Башта фатир алып, бергә яшәп карадык. Аннары әкеренләп туйга әзерләнә башладык. Хәзер статуслар гына башкача, ә элек...
-
Кукмаралылар #ЭКОяз2017 акциясенә кушылды (фото)
#ЭКОяз2017 акциясе кысаларында районның оешма-предприятие хезмәткәрләре, өмәгә чыгып, үз яннарындагы территорияләрне, Ленин бакчасы, Атлас Булатов исемендәге мәдәният һәм ял паркын тәртипкә китерде. Санитар-экологик икеайлык барышын социаль челтәрләрдә күзәтеп барырга мөмкин. Барлык яңалыклар, фото һәм видео #ЭКОвесна2017 хештэгы белән урнаштырыла. Фото Инстаграмнан алынды
-
Чүп ике атна ятты
"Саранлыкмы бу, әллә тәрбиясезлекме?" дип сорау биргән иде бер газета укучы. Бу уңайдан үземнең дә зарны җиткерәсе килә. Кукмараның Садовая урамында, инде ике атна чүпне алып китмиләр. Ә акчасын вакытында түләп барабыз, ай саен почта белән кәгазе килеп җитә. Күршемдә генә 80 яшьлек бер апа яши, аяклары авырта. Ул чүбен...
-
Олыяз балалары Маһиәнвәр әбинең хәлен белде (фото)
Районыбызда "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе бара. Аның кысаларында китапханәгә йөрүче укучылар белән сугыш чоры баласы Маһиәнвәр әби янына хәл белешергә һәм көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә бардык. Маһиәнвәр әби укучыларны үзенең тормыш юлы, балачактагы, яшьлектәге истәлекләре белән таныштырды, тормыш юлында булган кызыклы хатирәләр белән уртаклашты. Укучы балалар бик тә теләп тыл...
-
Игътибар: яңа акция!
Җәйне бушка үткәрмибез: Алдык каз, чебеш, тавык. Инде акциядә катнашыйк, Призы икән - катнаш азык! Әйе, каз-үрдәк, чебеш асраучыларга "Тойма" җәмгыяте бүләк ясый. Абунәчеләр арасында үткәрелгән акциядә җиңгән өч укучыбызга берәр капчык (50 килограмм) яхшы сыйфатлы катнаш азык биреләчәк. Акциядә катнашу өчен 12-28 апрельдә "Хезмәт даны" газетасына язылып, квитанциясен редакциягә...
-
Күкшелдә яшәүче Асылбикә апа белән Камил абый Галаевлар – бәхетле парлар
Яраткан кешең белән тормыш юлын иңгә-иң куеп үтү, гомер көзен тигезлек белән, парлы булып каршылау - адәм баласы өчен бик зур бәхет. Бу сүзләр Күкшел авылында яшәүче Асылбикә апа белән Камил абый Галаевлар турында әйтелгән, диярсең. Хәләл хезмәт белән көн күреп, булдыклылыкта ир балалардан калышмый торган биш кыз үстерергә насыйп...
-
Зур Сәрдектә "Кояшлы сәхнә" дигән бәйрәм үтте (фото)
Якын кешеләребезгә язгы күтәренке кәеф бүләк итү максатыннан, "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Зур Сәрдек мәдәният йортында "Кояшлы сәхнә" дип исемләнгән бәйрәм уздырылды. Концерт программасында Альмира Шәймарданованың "Чәчкә" халык бию ансамбле, Эльдар Мостафинның баян классында укучы шәкертләре, Миләүшә Закирова һәм Лилия Хөснетдинованың вокал классында укучы җырчылары үзләренең матур чыгышлары белән, чыннан...