Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әсгать Сәфәров депутатларга Татарстан премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте

Парламент вәкилләре аны бертавыштан хуплады. (Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров депутатларга республика Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте. "Татарстан Конституциясенең 94 нче матдәсе нигезендә, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Премьер-министр вазифасына раслау өчен, Песошин Алексей Валерьевич кандидатурасын...

Парламент вәкилләре аны бертавыштан хуплады.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бүген Татарстан Дәүләт Советы комитетларының уртак утырышында Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров депутатларга республика Премьер-министры кандидатурасын тәкъдим итте.

"Татарстан Конституциясенең 94 нче матдәсе нигезендә, Республика Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов Премьер-министр вазифасына раслау өчен, Песошин Алексей Валерьевич кандидатурасын тәкъдим итә. Алексей Валерьевич белән аерым таныштырып тору кирәк түгелдер, сез аны барыгыз да яхшы белә. Ул 2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары вазифасын башкарды. Бик мөһим өлкәне - икътисади, гражданнар ихтыяҗларына кагылышлы мәсьәләләр, гадәттән тыш хәлләргә бәйле мәсьәләләр буенча җитәкчелек итте", - диде Аппарат җитәкчесе.

"Белемле, нәтиҗәле эшләүче, яхшы идарәче. Җитәкче буларак та, бик яхшы тормыш мәктәбен узган кеше буларак та мин аны бик күптәннән беләм", - дип бәяләде Алексей Песошинны Әсгать Сәфәров.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов булачак Премьер-министрга "Бердәм Россия" сәяси партиясе вәкиле буларак мөрәҗәгать итте һәм узган сайлау кампанияләре барышында халыктан килгән 8 меңләп мөрәҗәгатьләрне тормышка ашыру акрынаюын, ә бу мәсьәләләр бюджет формалашканда хәл ителүен билгеләп үтте. Шул рәвешле ул, муниципаль бюджетлар күләмен билгеләгәндә, Хакимият белән килешеп башкарырга дигән тәкъдимен кертте.
Парламент Секретаре Лилия Маврина исә аз керемле гражданнарны, дәүләт хисабына торак белән тәэмин итү мәсьәләсен күтәрде.

"Мин уздыра торган кабул итү көннәрендә һәрвакыт миңа торак мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать итәләр. Безнең республика, торакны файдаланышка тапшыру буенча, Россиядә беренче урында бара. Әмма аз керемле гражаданнарның социаль ипотекага да, коммерцияле торакка да, арендалы торакка да мөмкинлекләре юк. Аларның бар өмете дәүләттә. Башка төбәкләрдә бу мәсьәлә ничек хәл ителүен карарга кирәк, чөнки регионнарда ул хәл ителә", - диде.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесе Таһир Һадиев яңа торакларны төзегәндә машиналар кую урыннарын да исәпкә алырга кирәклеген билгеләп үтте.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин төбәктәге икътисади үсеш нормативларын тагын бер кат карарга кирәклеген әйтте.

Алексей Песошин исә: "Ышанычыгыз өчен рәхмәт, мин аны акларга тырышырмын", - диде.

Депутатлар барысы да бер тавыштан Алексей Валерьевич Песошин кандидатурасын хуплады.

Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.

Карьерасын КДУның Математика һәм механика фәнни техник тикшеренү институтында башлый.

2000-2007 елларда "Казанский завод газовой аппаратуры - Веста"да гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, баш инженер, генераль директор вазифасын башкара.

2003-2007 елларда - әлеге заводның генераль директоры.

2007 елда "Золотой колос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары- "Приволжская продовольственная корпорация" идарә компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.

2007-2010 елларда Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы.

2010-2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.

2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk