Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Район прокуроры ветераннарның хәлен белде (фото)

Район прокуроры Ришат Шакиров поселокта яшәүче сугыш ветераннары Галин Риза Ясәви улы һәм Минемуллин Әрхәми Минемулла улының хәлен белде.

-Аллага шөкер, тормышлар бик әйбәт, кунакта яшибез, - ди Риза Галин. - Мин үзем тумышым белән Пермь өлкәсенең Барда районыннан. Кукмарага 1960 елда килдем. Ел саен Сабантуй бәйрәмендә туган якка кайтабыз. Кан басымы көйсезләнмәсә, бәлки, оныгым быел да алып барыр.

Риза абыйның ике кызы да Казанда яшиләр. Ветеранны тәрбияләп торырга оныгының гаиләсе кайткан.

-Бер моң-зарым да юк. Балалар бик яхшылап тәрбиялиләр, күршеләрдән дә уңдым. Телевизор эшләп тора, яңалыкларның эчендә кайнарга, берсен дә читтә калдырмаска тырышам, - ди ул. - Безне онытмаганыгыз, хәлне белергә килгәнегез өчен рәхмәт.

Әрхәми абый Минемуллин кызы Гөлсинә ханымда кунакта иде. Район прокурорының килүен ул да сөенеп каршы алды.

-Өй җылы, тамак тук, пенсияләрне вакытында китерәләр - олы кеше өчен тагын ни кирәк?! Балаларымнан бик уңдым. Улым Наил гаиләсе дә, кызым Гөлсинә дә кадерләп кенә торалар үземне, - ди ул. - Урамга чыгып йөри алмыйм инде, шуның өчен күп вакытым телевизор каршында уза. Спорт каналын аеруча яратам, хәбәрләрне дә игътибар белән карыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев