Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара бистәсе шәһәр стаусын алды

Моңа бәйле канун проекты бүген V чакырылыш дәүләт депутатларының 27 нче утырышында кабул ителде.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", Лилия Локманова). Кукмара бистәсе шәһәр статусын алды. Моңа бәйле канун проекты бүген V чакырылыш дәүләт депутатларының 27 нче утырышында кабул ителде.

Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев сүзләренчә, узган елның 20 ноябрендә, Кукмара бистәсен шәһәргә әйләндерү буенча референдум уздырылган. Анда Кукмара халкының 67 проценты катнашкан һәм шуларның 80 проценты әлеге тәкъдимне хуплаган. Сүз уңаеннан, район үзәгендә хәзер 17,5 мең кеше яши.

Район башлыгы шәһәр статусын алу әлеге җирлектәге сәнәгатьне үстереп кенә калмыйча, яшьләрне дә җәлеп итәргә ярдәм итәр, дигән өмете булуын да әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев