Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күкшелдә яшәүче Асылбикә апа белән Камил абый Галаевлар – бәхетле парлар

Яраткан кешең белән тормыш юлын иңгә-иң куеп үтү, гомер көзен тигезлек белән, парлы булып каршылау - адәм баласы өчен бик зур бәхет. Бу сүзләр Күкшел авылында яшәүче Асылбикә апа белән Камил абый Галаевлар турында әйтелгән, диярсең. Хәләл хезмәт белән көн күреп, булдыклылыкта ир балалардан калышмый торган биш кыз үстерергә насыйп...

-Елмаеп-көлеп кенә тора иде ул, шунда ук күзем төште, - дип сөйли Камил абый. Алай да мәхәббәтләренең ныклыгын өч ел сынаганнан соң гына өйләнешкәннәр. Камил абый, Арча машина-трактор станциясендә механизатор һөнәрен үзләштереп кайтканнан соң, комбайнга утырган. Үзе әйтмешли, аякка басканнан бирле эшләп үскән ир урып-җыюда да сынатмаган, гомуми нәтиҗәләр буенча беренчелекне бирмәгән. Фидакарь хезмәте өчен медальләр белән бүләкләнгән, Мактау грамоталарының исә чуты юк, ди. Ул вакытларда җиңел машина алу бик кыен эш булып, Камил абыйга машина чиратсыз сатып бирелгән.

-Комбайнда ничә ел эшләдегез? - дип соравыма каршы:

-Өч комбайнны туздырдым, шуннан исәпләп карагыз, - диде ул, көлемсерәп.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев