Югары Арбаш авылында яшәүче Әгъләмова Альбина Шамил кызының улы Алмаз Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә Альбина ханымга улы хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән. -Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте...
Югары Арбаш авылында яшәүче Әгъләмова Альбина Шамил кызының улы Алмаз Новгород өлкәсе Валдай шәһәренең ракета гаскәрләре һәм артиллерия частендә хезмәт итә. Шушы көннәрдә Альбина ханымга улы хезмәт итүче частьнең командирыннан Рәхмәт хаты килгән.
-Сезнең улыгыз акыллы, тәртипле, намуслы егет. Ул тапшырылган һәр йөкләмәне җиренә җиткереп үти, үзенең тырышлыгы, үрнәк хезмәте белән командирлар һәм дусларының хөрмәтен яулады. Яхшы тәрбия биргәнегез өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез, - диелгән хатта.
-Улымны берүзем үстердем. Сигез яшьлек вакытында әтисе үлеп китте. Минем өчен таяныч та, иң зур сөенеч тә ул, - ди Альбина апа. - Улымның часть командирыннан Рәхмәт хаты алу зур горурлык булды. Туган якка кайтыр вакыты да җитеп килә, 23 көн генә калды. Исән-сау була күрсен.

Нет комментариев