16 июль 2017 яңалыклары
-
Кукмарада Сабантуй бәйрәме гөрләде (фотолар)
Милли бәйрәм - Сабантуй бик матур, оешкан төстә узды.
-
“Әни, килдеңме? – ди бу. Тәнемнән ток үткәндәй булды”
Чит баланы үзеңнеке итеп күкрәгеңә кысып буламы? Дания Гыйләҗева була ди. Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче бу ханым бер түгел, ә алты үксез баланы кочагына сыендыра алган. Баксаң, башка берәү ташлап калдырган балаларны яратырга да, кочарга да, хезмәткә дә өйрәтергә була икән. "Бу бит - безнең малай!" Дания ханым...
-
Юл фаҗигасендә 50 яшьлек пассажир һәлак булган
(Казан, 16 июль, "Татар-информ"). Зәй районында иномарка, капланып, түбәсенә яткан, ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Баш Идарәсе матбугат хезмәте. 41 яшьлек "Шевроле Нива" йөртүчесе Старое Пальчиково авылы янында машина белән идарә итә алмыйча, юл кырыена төшеп китә. Автомобиль салонында утырган 50...
-
Телефонда радиация?
Америка галимнәре тикшеренүләр үткәргәннән соң, кәрәзле телефоннарның кеше организмы өчен зыянлы булулары турында кисәтәләр. Әлбәттә, бу яңалык түгел. Күбебез моны белә, шуңа да карамастан, телефоннан ярты сәгатькә дә аерылып тормыйбыз диярлек. Йоклаганда телефонны үзеңнән ким дигәндә 3 метр ераклыкка куярга кирәк. Телефон яки планшет карават белән рәттән торганда кеше йокысызлыктан...
-
Машиналарга яңа номер бирә башладылар
Төбәкне күрсәтүче 16 һәм 116 урынына хәзер 716 куелган. Халык арасында бу яңалыкны төрелчә кабул итүчеләр бар. Берәүләргә 716 ошаган, икенчеләр исә 616 матуррак булыр иде диләр. Әмма эш матурлыкта гына түгел икән. Белгечләр әйтүенчә, фото һәм видеотеркәү камералары 7ле санын яхшырак таный икән. Моннан тыш, бу санны номерга урнаштыру...
-
Яңгыр кызы (хикәя)
Илһам эч серен кемгә сөйләргә белми бер ай тилмереп йөрде. Югыйсә, тирә-ягында да, эшендә дә дуслар гына инде, сөйлә шуларга, рәхәтләнеп тыңласыннар. Әмма без дусларга да, таныш-белешләргә дә үз серебезне түгел, кеше серен чишеп, әңгәмәдәшебезне куандырып, шаккатыруны кулайрак күрәбез шул. Булды Илһамның иң якын дусларына эч серен чишкән вакытлары, ләкин...
-
“Хризантема” пирогы
"Хризантема" пирогы рецептын тәкъдим итәм. Эчлеккә ни телисез шуны сала аласыз, бик матур һәм тәмле пирог килеп чыгачак. Әмма эчлекне артык күп салырга кирәкми. Камыр өчен:125 мл сөт, 125 мл кефир,11 грамм коры чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 6 аш кашыгы үсемлек мае,...
-
Сагынабыз сине, әни
14 июльдә безнең кадерле әниебез Хәбибуллина Сәгъдия Гаязетдин кызына 92 яшь тулган булыр иде. Березняк авылында туып-үсеп, гомер буе Кәчимирдә яшәгән әниебез алты бала таба, без - бишебез исән-сау үстек. Әни узган ел Яңа елга аяк басарга санаулы көннәр калганда бакыйлыкка күчте. Әниебез, күңеле сагышланган вакытларда кулына каләм алып, шигырьләр,...
-
Нык куллы Габделхак
1961 елда "Яңа тормыш" колхозы рәисе итеп Габделхак Мәүлин сайланды. Ул тәртипләп, уйлап эшли торган, нык куллы җитәкче булды. Сугыш вакытында һәм аннан соң, клевер орлыгы җитештереп республикада танылган, колхозчыларын ач тотмаган, аванслап икмәклек он биреп барган рәис Иван Козловның эшен дәвам итте ул. Чарлыда - дуңгызлар, Татар Толлысында -...
-
“Күрәзәчеләрнең “үлгән” дигән сүзенә ышанасы килми”
24 июнь көнне Түбән Камада Адель Гарипов исемле егет суга төшкәндәй юк була. Бу кичтә ул дуслары белән кич чыга һәм Бызов базары тирәсендә машинадан төшеп кала. Салонда исә ул рюкзагын, телефонын һәм барлык акчасын калдыра. Онытыпмы, башка сәбәп беләнме, монысы билгесез. Адельнең очрашып йөри торган кызы Виолетта Бызов базары...
-
Бүген Кукмарада - Сабантуй!
Сабантуй Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат...
-
Кукмара 3нче мәктәбе укучылары - чисталык яклы
Татарстанда игълан ителгән Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Кукмара 3нче урта мәктәбенең "Кояшкай" мәктәп яны лагеренда ял итүчеләр белән Экология көне үткәрелде. Балалар табигатькә сакчыл караш турындагы викторинада актив катнаштылар, бөҗәкләр һәм аларның табигатькә файдасы турындагы музыкаль тамаша карадылар. Мондый сораулар бирелде: кайсы агач радиацияне күбрәк йота һәм һаваны...
-
Солдатның туганнары табылды
Газетабызның 21 июнь санында Белоруссиянең Гомель өлкәсендә кеше сөякләре һәм аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышы елларыннан калган медальон табылуы турында язма чыккан иде. Медальон эчендә Кукмарада туып-үскән Кәримуллин Гомәр Гарифулла улы исеменә документлар да булуын һәм газета укучылар арасында аны яки туганнарын белүчеләр булса, хәбәр итүләрен сораган идек. Язманы газетага...