Солдатның туганнары табылды
Газетабызның 21 июнь санында Белоруссиянең Гомель өлкәсендә кеше сөякләре һәм аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышы елларыннан калган медальон табылуы турында язма чыккан иде. Медальон эчендә Кукмарада туып-үскән Кәримуллин Гомәр Гарифулла улы исеменә документлар да булуын һәм газета укучылар арасында аны яки туганнарын белүчеләр булса, хәбәр итүләрен сораган идек. Язманы газетага...
Газетабызның 21 июнь санында Белоруссиянең Гомель өлкәсендә кеше сөякләре һәм аның янәшәсендә Бөек Ватан сугышы елларыннан калган медальон табылуы турында язма чыккан иде. Медальон эчендә Кукмарада туып-үскән Кәримуллин Гомәр Гарифулла улы исеменә документлар да булуын һәм газета укучылар арасында аны яки туганнарын белүчеләр булса, хәбәр итүләрен сораган идек.
Язманы газетага әзерләгәндә редакциягә дә кагылышлы хәбәр килеп ирешер дип һич уйламадык. Гомәр газетабызның беренче мөхәррире Сәмигулла Кәримуллинның бертуган энесе булып чыкты. (Шуны да әйтеп үтик, 36 яшьлек Сәмигулла 1942 елның 31 мартында Смоленск өлкәсенең Сычевка районында күкрәге белән дошман амбразурасын каплый. Ә 1921 елда туган Гомәр 21 яшендә һәлак булган дип фаразлана).
Алар икесе дә Кукмараның Октябрь урамы, 62нче йортта яшәгән Җиһан апа Кәримуллинаның бертуган энеләре икән. Җиһан апа исә бездә озак еллар корректор булып эшләгән Луиза апа Камалетдинованың әнисе. (Луиза апаның иптәше Габделхәй абый Камалетдинов та озак еллар редактор урынбасары вазыйфасын башкарды). Алар белән янәшә утырып, күп хатирәләрне барлаган булыр идек, кызганыч, берсе дә безнең арабызда юк инде. Шулай булса да, Җиһан апаның оныгы, Кукмараның 4нче урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшләүче Әлфия Камалетдинова белән телефон аша элемтәгә чыгып, әңгәмә корып алдык.
-Әйе, Сәмигулла да, Гомәр абый да - дәү әниемнең бертуган энеләре, - дип сүзен башлады ул. - Дәү әнием 1905 елда туган, Сәмигулла - 1906, Гомәр - 1921 елгы. "Әни ундүрт бала тудырган, шуларның җидесе үскән", - дип сөйли иде дәү әнием. Гомәр абыйга килсәк, эзтабар Шаһинур Мостафин Сәмигулла Кәримуллин батырлыгы турындагы бер язмасында аны да искә ала. Сугыш башлангач, ул Куйбышев шәһәренә политруклар әзерли торган мәктәпкә укырга алына дигән сүзләр бар. Белүемчә, анда кече лейтенантлар әзерләгәннәр. Медальон эчендәге документта Гомәр абыйның адресы булып Октябрь урамы, 62нче йорт күрсәтелгән. Без бәләкәй чакларда йортыбыз шушы номер белән йөри иде, мин институтта укыган чорда никтер урамдагы йорт номерлары алышынды. Белоруссиядән Гомәр абыйның документлары табылуы турында хәбәр килеп ирешкәннән соң, сез дә, Янил авылыннан эзтабар Ринат абый Шакиров та, хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә безнең каршыдагы 62нче йорт ишеген шакыганнар. Шуңа күрә сезнең язмадагы "62нче йорт инде берничә тапкыр хуҗасын алыштырган, кат-кат сатылган" дигән сүз дә дөрес булып чыкмый. Без бу нигездә инде берничә буын яшибез. Ринат абый: "Ике кешенең сөякләре табылган, аларның берсе офицер булган", - дигән иде. Гомәр абыйның медальонында ачык язылган, икенче медальонда исә хәрефләрне танып булмый, диләр. Шуңа күрә хәзер туганыбызның хәрби дәрәҗәсе булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау бара. Бу яңалыкны ишеткәч, әлбәттә, дулкынлану хисе кичердем. Коръән ашы үткәргәндә, бакыйлыкка күчкәннәр исеменә дога кылганда, кечкенәдән үк Гарифулла улы Сәмигулла, Гарифулла улы Гомәр дип багышлаганнарын хәтерлим. Районыбыздагы "Хәтер" эзләнү төркеме, алар кебек башка эзтабарларның солдат сөякләрен табып җирләүләре, изге гамәлләре белән күптәннән таныш, бу хакта кызыксынып укыйм. Әмма бу безнең нәселебезгә, гаиләбезгә дә кагылыр дип һич уйламаган идем. Өебездә элеккеге фоторәсемнәрдә кечкенә малайларның фотосурәтләре бар. Күршеләр дә, якыннарыбыз да аларның кемнәр икәнен белми. Бәлки аның берсе - Гомәр абыйдыр. Ул Кукмарадагы икенче номерлы мәктәптә белем алган, бәлки, музейда сыйныф белән төшкән фотолары сакланадыр. Ринат абый әйтүенчә, Белоруссиядә совет солдатларының каберләрен бик тәрбияләп, төзекләндереп торалар икән. Шуңа күрә туганымның сөякләрен бирегә алып кайтып җирләү турында әлегә сүз кузгатылмады. Хәзергә ачыклау, өйрәнү эшләре алып барыла, алга таба ничек булачагын әйтә алмыйм.
Район газетасының 44 санында "Тагын бер солдат табылды" дип исемләнгән мәкаләне укыгач, Кукмара туган төбәк тарихын өйрәнү музеенда кадерләп саклана торган "Хәтер" китабын кулыма алдым. Мәкаләдә Гомәр Кәримуллин турында мәгълүмат һәм аның туганнарын эзләүләре турында язылган. 14нче том "Хәтер" китабының 393нче битендә түбәндәге мәгълүмат бар: "Кәримуллин Гомәр Гариф улы, 1921 елда Кукмарада туган, Казан шәһәре, Ленин районы хәрби комиссариатыннан мобилизацияләнгән, кызылармеец, 1942 елның октябрендә һәлак булган".
Ләбүдә ДӘҮЛӘТШИНА, музей директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев