Яңгыр кызы (хикәя)
Илһам эч серен кемгә сөйләргә белми бер ай тилмереп йөрде. Югыйсә, тирә-ягында да, эшендә дә дуслар гына инде, сөйлә шуларга, рәхәтләнеп тыңласыннар. Әмма без дусларга да, таныш-белешләргә дә үз серебезне түгел, кеше серен чишеп, әңгәмәдәшебезне куандырып, шаккатыруны кулайрак күрәбез шул. Булды Илһамның иң якын дусларына эч серен чишкән вакытлары, ләкин...
Илһам эч серен кемгә сөйләргә белми бер ай тилмереп йөрде. Югыйсә, тирә-ягында да, эшендә дә дуслар гына инде, сөйлә шуларга, рәхәтләнеп тыңласыннар. Әмма без дусларга да, таныш-белешләргә дә үз серебезне түгел, кеше серен чишеп, әңгәмәдәшебезне куандырып, шаккатыруны кулайрак күрәбез шул. Булды Илһамның иң якын дусларына эч серен чишкән вакытлары, ләкин алар кире чит кешеләр аша үзенә әйләнеп кайтты. Машинасы руленә башын салган ир "бүген дә сөйләргә кеше тапмасам, валлаһи, тилерәчәкмен" дип үрсәләнде. Шулвакыт аның күңеленә "син вокзалга бар" дигән уй килде. Ничек башта уйламадым икән дип, Илһам тимер юл вокзалына ашыкты. Машинасын түләүле урынга куеп, озак та үтмәде, кузгалырга торган поезд ул сикереп вагонга менүгә китеп тә барды. "Уф, җитештем, Аллага шөкер", - дип, ялгызы гына йокымсырап барган бер ир янына барып утырды. "Я, кемгә сөйлим инде монда серемне? Каршымда утырган шушы абзыйгамы, әллә инде бөтен вагонны яңгыратып: "Тыңлагыз әле мине, юлчылар. Миңа нишләргә?" - дип, аларга сөйләргәме? Юк, берсе дә барып чыкмаячак".
Ухылдап, уфылдап барган егеттән каршында утырып барган юлдашы сорамый булдыра алмады:
-Кая кайтасыз? Нәрсә булды? Бик тынгысызланып утырасыз.
- Кукмарага, - диде егет, бик теләмичә генә.
- Сезнең дә шәһәр бәйрәменә кайтып барышыгыз алайса, - диде ир, нигәдер егетне сынап. Илһам дәшмәде.
- Минем дә Кукмарага - ун ел элек кылган хатамны төзәтергә кайтып барашым әле менә, - диде егетнең юлдашы. Аның да эч серен бушатасы килгәне сизелеп тора. Әмма Илһамның үз кайгысы: "Моның мине тыңларга исәбе юк, эндәшәм икән, үзенекен сөйли башлаячак", - дип уйлады ул. Синдә эшем юк әле, абзый, үз хәлем хәл, дигәндәй, Илһам тәрәзәгә таба борылып утырды.
- Сөйләр өчен сиңа да чират тияр. Башта минекен тыңла, аннан, үзеңә нәтиҗәләр ясап, кайда ялгыш җибәргәнеңне аңларсың, - дип, сүз башлаган күршесенә шаккатып караган егетнең башыннан кайдан белгән ул серемне кемгә дә булса сөйлисе килүемне, дигән уй йөгереп узды.
- Машинам да бар, чит илнеке, сәгать ярымда тирбәтеп кенә алып кайтып җиткерә торган. Миңа ялгызың машинада җыр тыңлап кайтуга караганда, поездда чит кешеләр белән аралашып кайту кызыграк, - дип сүзен дәвам итте ир. - Беркемгә дә сөйли алмый торган серләреңне монда курыкмыйча юлдашыңа чишә аласың. Авылың белән үз исемеңне әйтмәсәң, сөйләгән сүзләрең хат булып та, таш булып та үзеңә әйләнеп кайтмый.
- Гафу итегез, минем сезне тыңларга теләгем юк, - диде Илһам кырыс тавыш белән.
- Аңлыйм. Аңлыйм мин синең хәләтеңне, егеткәй. Эч сереңне сөйләргә кеше таба алмыйсың, шулаймы?
Язманың дәвамы "Хезмәт даны" газетасында
Фәридә ХИСАМОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев