Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нык куллы Габделхак

1961 елда "Яңа тормыш" колхозы рәисе итеп Габделхак Мәүлин сайланды. Ул тәртипләп, уйлап эшли торган, нык куллы җитәкче булды. Сугыш вакытында һәм аннан соң, клевер орлыгы җитештереп республикада танылган, колхозчыларын ач тотмаган, аванслап икмәклек он биреп барган рәис Иван Козловның эшен дәвам итте ул. Чарлыда - дуңгызлар, Татар Толлысында -...

1961 елда "Яңа тормыш" колхозы рәисе итеп Габделхак Мәүлин сайланды. Ул тәртипләп, уйлап эшли торган, нык куллы җитәкче булды. Сугыш вакытында һәм аннан соң, клевер орлыгы җитештереп республикада танылган, колхозчыларын ач тотмаган, аванслап икмәклек он биреп барган рәис Иван Козловның эшен дәвам итте ул.

Чарлыда - дуңгызлар, Татар Толлысында - мөгезле эре терлек, Плаксихада - сарыклар асралды. Бөртекчән кеше булды Мәүлин. Эшләгән эшен күпертеп күрсәтмәде. Исәп-хисапны уйлап, көйләп башкарды. Хезмәт көненә беренче мәртәбә ай саен 3-4 тиен акча түли башлады. Хуҗалыкта җитештергән продуктларны дәүләткә сату бишьеллык планны үтәү нигезендә алып барылды. Еллык планны үтәгәннән соң да, мөмкинлектән чыгып дигән булып, яңадан 50 процент өстәмә ашлык сату заданиесе "чәпи" иделәр. Күп эшләгән саен күбрәк сорадылар. Үтәмәсәң, партия билетыңны район сәркатибенең өстәленә саласың. Үтәсәң, колхоз маллары шыр ач кала. Шул терлекләрне саклап калып, продукция алуны тәэмин итү өчен, уңышны күпләр кебек 70 центнерга кадәр арттырып түгел, сводканы артык күпертмичә, җыеп алганнан бераз киметеп күрсәтеп барды Мәүлин. Шулай эшләргә кирәк дип әйтмим, эшне алга карап, уйлап алып барырга кирәк, диюем.

Инвестор килгәнче башкарган эшебезгә күз салсак, хәзерге чамада мөгезле эре терлекләр асрап, 3000 баш дуңгыз тотып, фураж һәм башка төр азыкка интекмәдек. Арыш уҗымын да көтүлек өчен 30 гектардан арттырмадык. Хәзер бер дуңгыз да юк. Директорларның гел алышынып торулары да файдага түгел. Иске техникаларны (комбайннар) күптән яңага алыштырырга бик вакыт, югыйсә. Директорларны бу кызыксындырмый да кебек.

Мәүлиннән соң, базар системасына күчкәнгә кадәр колхозны җитәкләгән Хәким Мәүләвиев, Мәсләви Галиев, Гыйльфан Сәхәбиев, Рәфыйк Рәүфовлар, элекке казанышларны тагын да үстереп, идарә итүне звенолап оештырып, аннан цех ысулы белән арендалар төзеп, эшне чек кулланып башкардылар. Яңа комбайннарны да герметиклаштырып хәзерлек сызыгына куеп, урып-җыюны бернинди югалтуларсыз башкарып чыга идек.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев