“Хризантема” пирогы
Әйтер сүзем бар...

“Хризантема” пирогы

"Хризантема" пирогы рецептын тәкъдим итәм. Эчлеккә ни телисез шуны сала аласыз, бик матур һәм тәмле пирог килеп чыгачак. Әмма эчлекне артык күп салырга кирәкми. Камыр өчен:125 мл сөт, 125 мл кефир,11 грамм коры чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 6 аш кашыгы үсемлек мае,...

"Хризантема" пирогы рецептын тәкъдим итәм. Эчлеккә ни телисез шуны сала аласыз, бик матур һәм тәмле пирог килеп чыгачак. Әмма эчлекне артык күп салырга кирәкми.

Камыр өчен:125 мл сөт, 125 мл кефир,11 грамм коры чүпрә, 1 йомырка, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, 6 аш кашыгы үсемлек мае, 500 грамм чамасы он.

Эчлек өчен: 500 грамм чамасы фарш, 1 суган, 1 тырнак сарымсак, тәменчә, тоз һәм борыч, 100-130 грамм каты сыр.

Пирогны майлау өчен: 1 йомырка сарысы, 1 аш кашыгы су.

Эш тәртибе: камыр кабаргач, стакан белән түгәрәкләр кисәргә, эченә бер аш кашыгы тулар-тулмас фарш салырга, өстенә эре угычтан уылган сыр куярга, һәм камырны уртага бөкләргә, аннары бер кырыеннан төреп барырга. Майланган табага ара калдырып тезәргә. Таба тулгач, өстенә тастымал ябып, 20-30 минут кабарганын көтәргә, аерым төргәкләр кабарып бер-берсенә кушылгач, йомырка сарысы белән майларга һәм мичкә озатырга.

30-40 минуттан "Хризантема" пирогы пешеп тә чыгачак. Тәмле булсын!

Гөлүзә Василова

http://intertat.ru

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев