13 октябрь 2016 яңалыклары
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 14 октябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, бераз яңгыр, кар явуы ихтимал. Температура иртән +3, көндез +4 градус тирәсе, кичкә +1 градус була. Атмосфера басымы 755 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә.
-
Фарсель Зыятдинов: Быел кыш суык булыр дип фаразлыйм
Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: Россиядә кышкы айларда уртача температура нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә. Тәҗрибәле хуҗалар бакчаны кышка әзерләгәндә сынамышларга колак салмый кала алмый, чөнки киләсе елның уңышын быелдан кайгыртырга кирәк. Бакчаны кышка әзерлибез Бүген бөтен уңышны җыеп бетереп, көзге сорт алмагачлардан җимешләрне алып, шалкан,...
-
Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә
Белгечләр тарафыннан кабул ителү өчен үзегезгә уңайлы вакытка алдан ук язылырга, шулай ук кирәкле белешмәләргә алдан заказ бирергә һәм аларны үзегезгә уңайлы вакытта алырга мөмкин. Алдан язылу һәм документларга заказ бирүне 074 стационар телефоны, 8(84364)074-11 кәрәзле телефоны аша башкарырга була.
-
Урман эчендәге юлсыз авылда яшәүче ялгыз әби никахсыз калуында эшсезлекне гаепле дип саный (ФОТО)
Матмыр (русча атамасы Махмур) авылы Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан. Авылда җәен дистәдән артык гаилә яшәсә, кышын 4-6 кеше генә яши. 1936 елгы, ялгыз гомер кичерүче пенсионерка Шәмсинур Гыйләҗиева "Татар-информ" агентлыгы журналисты белән әңгәмә вакытында сөйләде. "Өйне җиткерер өчен эшләде дә, агач төшеп үлде" Биектау районының Матмыр авылы, аның иң...
-
Сусаклагыч зоналар елы кысаларында Кукмарада күп эшләр башкарыла
Район башлыгы Сергей Димитриев: -Татарстанда сусаклагыч зоналар елы кысаларында Нурминкә елгасы буенда 24 миллион сумлык эш башкарып ясалган ял итү урыны да поселогыбызны бизәп тора. Киндеркүл тугаенда үтүче Сабантуй мәйданын төзекләндерү уебыз да бар. Гомумән, районда яшьләр өчен ял итү зоналары булдырырга кирәк. Шул максаттан Киндеркүл янындагы буаны файдаланырга уйлыйбыз,...
-
Гозеребез һаман үтәлми
Без Кукмараның Маяковский урамында яшибез. Быел җәй көне урамыбызның төп өлешенә яхшы итеп асфальт салынды. Ә без, берничә хуҗалык яшәгән өлеше (урамның бер тармагы), шул килеш калды. Күп тә түгел - 200-300 метр ара, югыйсә. Урамыбыздан 15әр тонналы КамАЗ машиналары ягулык салу станциясенә йөри. Керү юлы чикле дигән билге дә...
-
11 яшьлек кыз баланы мәсхәрәләгән ирнең әнисе: “Баламны Чечня харап итте”
Казанның Химиклар урамында 11 яшьлек кызны артыннан эзәрлекләп кайтып, соңыннан мәсхәрә иткән ир турындагы хәбәр яшен тизлеге белән таралды. Социаль челтәрләр аша таралган бу "смс"ка күпләребез игътибар да итмәде. Чөнки моның ише хәбәрләр көн туган саен "явып" кына тора. Әмма соңрак шикләнелгән ирнең кулга алынуы турында билгеле булды. Тикшерү эше...
-
15 октябрьдә Кукмарада авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
15 октябрьдә Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе була. Башлана 8.00 сәгатьтә.
-
Кукмарада “Җәяүле юлы” дигән акция бара
Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 октябрьгә кадәр Кукмарада "Җәяүле юлы" акциясе бара. Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кукмарада җәяүлеләр катнашында килеп чыккан 8 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда ике...
-
Законсыз аракы сатучылар кимеми
Ялган аракы сатучы намуссыз эшмәкәрләр үз кесәләрен калынайтканда, урамның икенче ягында яисә икенче шәһәрдә кемдер газиз кешесен югалта. Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу елның 9 аенда Татарстанда 593 агулану очрагы теркәлгән. Ялган аракы аркасында 172 кеше дөнья белән хушлашкан. Саннар зур булмаса да, шатланырга иртәрәк. Дөрес, узган елгы күрсәткечләр...
-
Поселокның “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем исем” дигән иҗади проект эшли (фото)
Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Шуны истә тотып, безнең "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем исем" дип исемләнгән иҗади проект эшли башлады. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвеше аша гармония тудырырга ярдәм итү. Һәр исемнең үзенчәлекле булуына ишарә...
-
Нормабашта өмә үткәрелә
15-16 октябрьдә Нормабаш авылында зират чистарту өмәсе үткәрелә. Авылдашларны, якташларны өмәгә чакырабыз.
-
Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның рухы туган якка кайтты
Тәлгать Нәҗмиевның исеме кукмаралыларга, сабалыларга гына түгел, язучылар, фән эшлеклеләре даирәсендә дә яхшы таныш. Кукмаралылар аны белә, чөнки ул Байлангар авылында туып-үскән, чит җирдә яшәсә дә, гомер буе туган ягын сагынып, аның белән элемтәләрне ныгытып, зур эшләрдә ярдәм күрсәтеп яшәде. Сабалылар өчен дә ул зур хөрмәткә лаек кеше: биредә гомер...
-
Кукмара районы укучылары химия фәненнән олимпиадада катнаша
Бүген Кукмара 3нче урта мәктәбендә химия фәне буенча Нурания Бариева исемендәге олимпиада уза. Анда 8-11 сыйныф укучылары катнаша. Традициягә әйләнгән әлеге олимпиада ел саен район мәктәпләреннән 80гә якын укучыны үзенә җыя.
-
“Халык участок инспекторы” конкурсында катнашучы райондашыбыз Айдар Фәйзуллин өчен тавыш бирик!
"Халык участок инспекторы" дигән Бөтенроссия конкурсының икенче турына узучылар өчен онлайн-тавыш бирү бара. Тавыш бирү 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бәйгенең икенче турында район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторы Фәйзуллин Айдар Нәҗип улы да катнаша. Түбәндәге сылтама аша кереп https://народный ууп Айдар Фәйзуллин өчен һәркем тавыш бирә ала. Активрак булыйк!