13 октябрь 2016 яңалыклары
-
2016нчы елда авыл хуҗалыгы тармагында Татарстанның иң алдынгы районнары исемлегендә Кукмара да бар
Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2016нчы елда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында Татарстанның иң алдынгы районнары түбәндәгеләр: Актаныш - районда игенчелек культурасы югары дәрәҗәдә, аграрийлар ел саен үсемлекчелектә даими рәвештә югары күрсәткечләргә ирешеп килә; Арча - һәр гектардан уртача 30 центнер һәм аннан күбрәк ашлык җыеп алынган, бәрәңге...
-
Туембаш мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу”да беренче урынны алды
Туембаш төп мәктәбе укучылары Алсу Әюпова, Миннегөлфия Нәбиева, Нәфисә Зариповалар "ТНВ" каналында баручы "Тамчы-шоу" телевизион тапшыруында катнашып кайттылар. "Көндәшләр - Биектау районыннан килгән укучылар иде. Безнең кызларыбыз өч турны уңышлы узганнан соң, 32 балл белән җиңүгә ирештеләр", - дип хәбәр итте мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Нурфия Зыятдинова.