Сусаклагыч зоналар елы кысаларында Кукмарада күп эшләр башкарыла
Район башлыгы Сергей Димитриев: -Татарстанда сусаклагыч зоналар елы кысаларында Нурминкә елгасы буенда 24 миллион сумлык эш башкарып ясалган ял итү урыны да поселогыбызны бизәп тора. Киндеркүл тугаенда үтүче Сабантуй мәйданын төзекләндерү уебыз да бар. Гомумән, районда яшьләр өчен ял итү зоналары булдырырга кирәк. Шул максаттан Киндеркүл янындагы буаны файдаланырга уйлыйбыз,...
Район башлыгы Сергей Димитриев:
-Татарстанда сусаклагыч зоналар елы кысаларында Нурминкә елгасы буенда 24 миллион сумлык эш башкарып ясалган ял итү урыны да поселогыбызны бизәп тора. Киндеркүл тугаенда үтүче Сабантуй мәйданын төзекләндерү уебыз да бар. Гомумән, районда яшьләр өчен ял итү зоналары булдырырга кирәк. Шул максаттан Киндеркүл янындагы буаны файдаланырга уйлыйбыз, аны төзекләндерү берничә этаптан торачак, узган ел беренче өлеше башкарылса, быел икенче этабына керешәчәкбез. Шулай ук Каенсар, Туембаш, Зур Сәрдек, Балыклы, Вахит, Сазтамак, Березняк, Уразай авылларындагы буаларның да кайберләре инде төзекләндерелде, икенчеләрендә эш башланды. Лубянда дамбаны ныгыту буенча зур күләмле эшләр планлаштырыла. Урам утлары урнаштыру, "Чиста су" программалары буенча планлаштырылган чаралар дәвам итә. Авылларда да эш кайный: кайда чишмәләр төзекләндерелә, зират коймалары корыла, мәчетләр яңартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев