Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Поселокның “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем исем” дигән иҗади проект эшли (фото)

Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Шуны истә тотып, безнең "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем исем" дип исемләнгән иҗади проект эшли башлады. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвеше аша гармония тудырырга ярдәм итү. Һәр исемнең үзенчәлекле булуына ишарә...

Хәзер баланың нинди җенестән булуы алдан, ана карынында чакта ук билгеле. Шуңа күрә күпләр исемне сабый туганчы ук сайлап куя. Шуны истә тотып, безнең "Кояшкай" балалар бакчасында "Минем исем" дип исемләнгән иҗади проект эшли башлады. Аның максаты: сәламәт яшәү рәвеше аша гармония тудырырга ярдәм итү. Һәр исемнең үзенчәлекле булуына ишарә ясап, альбом-презентация дә ясалды.

Балалар үзләренең эчке дөньясын танып белсеннәр өчен көчебездән килгәннең барын да эшлибез. Исемнең ни өчен бирелгәнен мисаллар ярдәмендә аңлатабыз, һәр балага үз исемнәренең мәгънәләрен төшендерәбез.

Күптән түгел бакчабызда "Җирдә исемнәр бик күп, һәр исемнең үз мәгънәсе бар" дигән кичә үткәрелде. Кунак булып Кукмара җирлегенең "Ак калфак" татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөмәрә Җиһаншина һәм Австралиядә яшәп иҗат итүче якташларыбыз Гайшә һәм Зыя Маскилар килде. Алар нәниләребезнең саф татар телендә чыгыш ясауларын күреп шатландылар, тәрбиячеләр белән аралаштылар, "Түбәтәй бизә" дигән мастер-класста үзләрен сынадылар.

Гөлназ ХӘСӘНҖАНОВА, "Кояшкай" балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев