Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Ялган хәмер гүргә кертә

Законсыз аракы сатучылар кимеми

Ялган аракы сатучы намуссыз эшмәкәрләр үз кесәләрен калынайтканда, урамның икенче ягында яисә икенче шәһәрдә кемдер газиз кешесен югалта. Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу елның 9 аенда Татарстанда 593 агулану очрагы теркәлгән. Ялган аракы аркасында 172 кеше дөнья белән хушлашкан. Саннар зур булмаса да, шатланырга иртәрәк. Дөрес, узган елгы күрсәткечләр...

Ялган аракы сатучы намуссыз эшмәкәрләр үз кесәләрен калынайтканда, урамның икенче ягында яисә икенче шәһәрдә кемдер газиз кешесен югалта.

Роспотребнадзор идарәсеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, бу елның 9 аенда Татарстанда 593 агулану очрагы теркәлгән. Ялган аракы аркасында 172 кеше дөнья белән хушлашкан. Саннар зур булмаса да, шатланырга иртәрәк. Дөрес, узган елгы күрсәткечләр куркынычрак яңгырый: ялган аракы эчеп 973 кеше агуланган, шуларның 274 очрагы үлем белән тәмамланган иде.

Ялган аракы эчеп агуланучылар саны буенча абсолют беренчелек - Казанда. Агымдагы елның 9 аенда шундый 200 очрак теркәлгән. Чаллы, Түбән Камада да корбаннар аз түгел. Биредә уртача 80 кеше агуланган. Районнар буйлап караганда исә, беренче бишлекне Чистай, Әлмәт, Бөгелмә, Азнакай, Яшел Үзән районнары бүлешә.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең контроль-инспекция бүлеге башлыгы Татьяна Хәбибуллина сүзләренчә, агымдагы елның 9 аенда испекция һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә 1911 алкоголь базары тикшерелгән. 2150 закон бозу очрагы ачыкланган, 1872 тәртип бозучыга карата җинаять эше кузгатылган.

- Тикшерү барышында алкогольне лицензиясез сатуның - 191, төнге вакытта исерткеч эчемлекләр сатуның 480 очрагына тап булдык. Шулай ук тиешле маркировкасы булмаган аракы сатуның 236 факты теркәлде. 9 ай эчендә 282 самогон сатучының да эзенә төштек, - диде башлык.

Шушы аралык эчендә кулланылыштан 135 мең литр законсыз эчемлек сатудан алынган. Лидерлыкны самогон башлый. Җиңел кәсеп эзләүчеләр 928 литр эчемлектән колак каккан. 90 мең литрдан артык "суррогат" аракы, ун мең литрга якын Казахстан аракысы да кемнәрнеңдер кесәсен яхшы гына бөлдергән.

Законсыз аракы сатуга каршы хәзер халык та көрәшә ала. Моның өчен ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталының "Халык контроле" бүлегенә кереп, закон бозу очрагы турында хәбәр калдырырга кирәк.

Әйтергә кирәк, әлеге хезмәттән татарстанлылар уңышлы файдалана. Үрнәк итеп Чаллы халкын күрсәтергә була. Алар төнге вакытта алкоголь һәм сыра сату очраклары турында еш хәбәр сала. 8 ай эчендә чаллылылардан 90 мөрәҗәгать кергән. 46 очракта әлеге хәбәрләр дөреслеккә туры килгән.

Халык фикеренә вакытында колак салу да мөһим. 3-7 октябрь аралыгында ТР Алкоголь инспекциясе дәүләт хезмәтенең Чаллы территориясе вәкилләре 6 мөрәҗәгатьне тикшергән. Шуларның дүртесе, чыннан да, дөреслеккә туры килә. Ике ноктада кибетчеләр кичке 10нан соң да рәхәтләнеп сыра сата, икенчесендә аракыны лицензиясез "шудыра". Өченче кибеттә исә эчкечеләрнең хәлен аеруча да аңлаучылар эшли: биредә "фанфурик"лар сату белән эш итәләр. Тикшерү барышында кулланылыштан 13 литр эчемлек алына. Закон бозучы эшмәкәрләр барысы да җинаять җаваплылыгына тартыла. Ә мөрәҗәгатьләре дөреслеккә туры килүчеләр 1-3 мең сум күләмендә премия белән бүләкләнә.

Белгечләр фикеренчә, легаль булмаган аракы сатучыларны штраф салу һәм җаваплылыкка тарту гына куркытмый. Әмма бу чаралар намуссызларны берникадәр киметергә сәләтле. Ялган аракы сатуның чәчәк атуы, беренче чиратта, аракының үзкыйммәте артудан тора. Халык барыбер эчә, тик кыйммәтле шешәгә алмашка арзанлы эчемлек эзли. Мисал өчен, Россиядә уртача хезмәт хакы 12-15 мең сумны тәшкил итә. Аңа 40 шешә лицензияле аракы алырга мөмкин. Ә Франциядә исә эшсезлек буенча пособие акчасына ике, хәтта өч тапкыр күбрәк эчемлек алып, туйганчы бәйрәм итәргә була. Легаль булмаган аракы базары җәелүнең төп сәбәбе шул.

Алкоголь тырнагыннан котыла алмаучыларны косметик чаралар белән сыйлау - кайбер эшмәкәрләрнең төп кәсебе. Татарстанлыларга күпләп кырылырга "фанфурик"лар искиткеч зур ярдәм кулы суза.

Мисал өчен, Әлмәтнең Калейкино авылында шәхси эшмәкәр шалкан бәясенә генә лосьон сатып ята. Кибеттә ике шешә эчемлек нибары 50 сум тора. Бу арзан эчемлекне сатып эшмәкәр күпме исерекне сөендергәндер? Әмма 6 октябрь көнне кибеттән 36 шешә косметик чара алып юк ителә.

Әлмәт шәһәрендә дә сәрхушләрнең хәленә керү системасы көйләнгән. Баш төзәтергә кеше саен теләнеп йөрисе дә юк, бер кибеттә лосьон 30 сум тора. Тикшерү барышында ике лосьон, 50 шешә "фанфурик" сатудан алына.

Уйланырга җирлек юк түгел, мисал өчен 8 айда законсыз алкоголь әйләнеше буенча Әлмәт районында 1 миллион сумлык штраф салынган. Шикле 283 сәүдә ноктасы тикшерелеп, 79 закон бозу очрагы табылган. Шуның 53е шәһәрдә, 26сы авыл җирлекләренә туры килә.

Күптән түгел "Вольво" йөк ташу машинасын Казан - Оренбург юлында туктаталар. 36 яшьлек шофер тикшерүчеләргә, күзен дә йоммыйча, "Багдан" исемле компот алып кайтам, дип аклана. Алай гына да түгел, моңа хәтта документлары да була аның. Тикшерә башлагач, компот урынына ялган аракы булуы ачыклана. Әлеге аракы ничә гаиләне бозып, ничә кешегә дөньядан китәргә ярдәм итәр иде икән? Машинадан 23 меңнән артык шешә алына.

Косметик лосьоннарның нинди генә исемлеләре юк икән. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре Казахстанда җитештерелгән "фанфурик"ларга каршы көрәшә. 6 октябрь көнне Әлки районында да шундый лосьон сату эзенә төшәләр. Аны бирегә Чистай эшмәкәре китергән. Тикшерү барышында шул ачыклана: Казахстан "аракы"сының товар озату документлары табылмый. Хәер, бу Казахстан лосьонын документсыз сатуның беренче генә очрагы түгел. Киштәдән 47 шешә эчемлек алына. Аларның гомуми бәясе - 1400 сум тирәсе. Әлеге лосьон экспертизага җибәрелгән.

Сентябрь башында Минзәлә районы юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре Чаллыга кайта торган микроавтобусны туктата. Салонда 900 шешә Казахстан аракысы табыла. Йөртүче исә, "яшел елан"ны үзенә алып кайтам, дип аклана. Тик өенә кайтып җитәргә санаулы чакрымнар калгач, 450 литр эчемлектән колак кагарга туры килә.

Статистикага күз салсак, суррогат аракы белән агулану барлык агуланулар арасында беренче урында тора. Ни кызганыч, 98 % авыру беренче ярдәм күрсәтелгәнче үк бакыйлыкка күчә. Агулануның дәрәҗәсе эчемлек составына кергән спиртның төренә бәйле.

Этил спирты эчкән кешенең беренче билгеләре исерүгә охшаш - тик тора алмый, бик хисчән, бите кызара, тирли, селәгәе күп бүленеп чыга, физик һәм психик яктан йомшый. Соңрак исерү агулануга әйләнә. Тән тонык төскә керә, авыру бәдрәфкә еш йөгерә, күз алмасы зурая, авызы кибә. Бу вакытта игътибарлылык югала, сөйләм аңлашылмый.

Метил спирты ашкайнату системасында тиз эшкәртелә. Йотылган агуның 75 %ы сулыш аша, калганы бәвел белән чыга. Үлем дозасы - 50-150 мл. Агуланганда төп авырлык нерв системасына төшә. Кеше тиз кыза, күзләре зурая, акны-караны белештерми.

Этиленгликоль спирты белән агуланганда исә, 60 % агу бавырда җыела, 20-30 % тирәсе генә бөерләр аша тышка чыга. Агуланганда төп авырлык әлеге органнарга төшә. Аларның туктап калу очраклары да шактый.

Суррогат алкоголь белән агулану күпме эчемлек кабул ителүгә бәйле. Авыру хроник эчкечелектән тилмергән икән, агулану бу очракта көчлерәк була һәм үлеп китү ихтималы да зуррак.


Чулпан ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев