Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада “Җәяүле юлы” дигән акция бара

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 октябрьгә кадәр Кукмарада "Җәяүле юлы" акциясе бара. Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кукмарада җәяүлеләр катнашында килеп чыккан 8 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда ике...

Җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында 19 октябрьгә кадәр Кукмарада "Җәяүле юлы" акциясе бара. Агымдагы елның 9 аенда республикада җәяүлеләр белән бәйле 1233 бәхетсезлек очрагы булган, аларда 78 кешенең гомере өзелгән, 1194е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Кукмарада җәяүлеләр катнашында килеп чыккан 8 юл фаҗигасе теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган. Акция барган чорда ЮХИДИ инспекторлары көн саен куркыныч тудыручы җәяүле кичүләре янында эшләячәкләр. Тиешле таләпләрне үтәмәгән шоферларга да, җәяүлелдәргә дә таләпләр катгый булачак.

Җәүялеләр кичүендә юл йөрү кагыйдәләрен бозган шоферларга закон нигезендә 1500 сум күләмендә административ штраф каралган. Ә инде закон таләпләрен санга сукмаучы җәяүлеләргә исә штраф күләме - 500 сум.

Юлларда транспорт йөртүчеләрнең дә, җәяүлеләрнең дә сак һәм игътибары булулары сорала. Көннең караңгы вакытында җәяүлеләрнең һәммәсендә дә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булу бәла-казалардан саклап калуда ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев