Матмыр (русча атамасы Махмур) авылы Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан. Авылда җәен дистәдән артык гаилә яшәсә, кышын 4-6 кеше генә яши. 1936 елгы, ялгыз гомер кичерүче пенсионерка Шәмсинур Гыйләҗиева "Татар-информ" агентлыгы журналисты белән әңгәмә вакытында сөйләде.
"Өйне җиткерер өчен эшләде дә, агач төшеп үлде"
Биектау районының Матмыр авылы, аның иң...
Матмыр (русча атамасы Махмур) авылы Татарстан Республикасының Биектау районында урнашкан. Авылда җәен дистәдән артык гаилә яшәсә, кышын 4-6 кеше генә яши. 1936 елгы, ялгыз гомер кичерүче пенсионерка Шәмсинур Гыйләҗиева "Татар-информ" агентлыгы журналисты белән әңгәмә вакытында сөйләде.
"Өйне җиткерер өчен эшләде дә, агач төшеп үлде"
Биектау районының Матмыр авылы, аның иң читендә, төрле яктан урман белән әйләндереп алынган урында урнашкан. Авылга керү өчен Казаннан олы юлдан Дөбъяз юлындагы Алан-Бәксәр авылына, аннары Ислейтар урманчылыгына таба урман эченә китәргә кирәк. Шушы юл буендагы кулдан ясалан Матмыр күрсәткече яныннан урман юлы буйлап 3 км тирәсе барасы булыр. Матмырга иң якын Казаклар авылы аннан 6 км ераклыкта урнашкан.
Хәзерге вакытта Матмыр авылында кышны нибары 6 кеше чыга. Авылда башлыча пенсионерлар яши, җәен аларга шәһәрдән кире күчеп кайткан яшь гаиләләр дә өстәлә. Монда кибет беткәненә дистәләп (2001 елдан эшләми), ә мәктәп, медпункт ябылганга берничә дистә елдан артык. Шуңа күрә ипи, шикәр, дару һ.б. кирәкле ризыклар, тормыш өчен кирәк яракларны өлкән яшьтәге пенсионерлар балаларныннан, хат ташучылардан соратып алырга мәҗбүр.
Авылда электр уты да, газ да кертелгән, әмма суны урамдагы колонкадан алып кайтырга кирәк.
Гаиләсе булмаган, туганнары сирәк кайткан Шәмсинур Гыйләҗиева исә тормышын берүзе алып бара. "Энем агач төшеп, дүрт көн больницада ятып үлде минем. Шуннан бирле менә 20 ел инде мин ялгыз яшим. Ул шушы өйне җиткерер өчен эшләде-эшләде дә, өстенә агач авып үлде. Йортны салганнан соң, аның бер игелеген күреп өлгермәде дип, сагынып елыйсым килә", - ди ул.
"Элек кешеләр урман кисә иде. Хәзер ул да юк. Ул вакытта кешегә паспорт бирмиләр иде, аннары аны да кешегә бирә башладылар. Элек авылда ферма булгач, кулдан нәрсә килә, барысын да эшләдем: бозаулар карадым, шәл бәйләдем. Яшь вакытта бер дә тик тормадык. Барысын да бәйләп кидек. Ул заманнарда урманга барганда бер оек, урманнан кайткач, урамга чыгарга икенче оек кия идеек", - дип яшьлеген искә алды ул.
Шәмсинур Гыйләҗиева янына килүчеләр сирәк булу сәбәпле, ул кунакларны куркып каршы ала. Ул әңгәмә башында ук үзе хакында уңай материал язмауны үтенде: "Минем хакта әйбәт язып, миңа зыян китермәгез", - диде ул. Шәмсинур Гыйләҗиева фикеренчә, уңай язган очракта, аңа беркем дә ярдәм итмәячәк.
Матмыр авылына зур авырлык белән керү бары тик җәй айларында гына мөмкин, чөнки монда асфальт юлның әсәре дә юк. Авылның бетеп баруында авыл халкы юл юклыгын гаепли. Авылда гел дә чыгып торган янгыннар Матмыр хуҗалыкларын бик нык сирәкләгән - юл булмау аркасында аларны вакытында сүндерә алмыйлар. 1953 елда авылда булган иң зур янгын 33 хуҗалыкны юк иткән.
Шул зур янгында Гыйләҗиевләрнең дә йортлары һәм барлык каралты-куралары янып беткән. Ул вакытта Шәмсинурга 17 яшь булган.
"Йортыбыз янган елны бернәрсәсез калдык. Хәзер дә өйдә шифоньерлар, сервантлар кебек матур җиһазлар юк, чөнки йортны яңадан торгызу өчен кешеләргә бурычка кереп, соңрак акчаны кайтарырга туры килде", - дип искә алды ул.
"Иписез калсам дип он алып куям"
Авыл халкы сөйләвенә караганда, Матмыр авылына юллар беркайчан да яхшы булмаган. Кешеләр күрше авылга яңгырлы вакытта бары трактор белән генә барып җитә алганнар. Әмма хәл хәзерге көнгә тагын да кискенләшкән, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр 6 км читтә урнашкан авылга кибеткә барып йөри алмый. Авылда яшәүче пенсионерларга ашамлыкларны, кирәк-яракларны балалары шәһәрдән берьюлы күп итеп алып кайтып куя.
Шәмсинур Гыйләҗиеваның өендә заманча җиһазлар юк.
Балалары булмау сәбәпле, Шәмсинур Гыйләҗиева күршеләренә керергә мәҗбүр. Ул авыр хәлдә ярдәм иткән күршеләрен санап чыкты. "Монда өен сарыга буяган йорт бар. Аналары сау-сәламәт булмагач, шул йортка күршемнең уллары алмаш-тилмәш кайтып йөри. Ул шикәр авырулы, шуңа күрә аны ялгыз йоклатмыйлар. Ипи кирәк булганда, менә аларга әйтәм инде. Менә бу таш өйгә дә бер егет кайтып-китеп йөри. Алар өйләрен суытмый гел җылытып торалар. Ипием бетә калса, аларга да әйтәм. Казанда минем үзем шикелле сеңлем бар. Алар юллар юк вакытта авылга кайта алмыйлар шул. Сеңлемнең дә үз гаиләсе, дүрт баласы һәм аларның һәрберсенең үз тормышы бар", - дип аңлатты ул.
Буш лапас күбрәк музейны хәтерләтә - анда иске ат арбалары, эш кораллары саклана.
Кыш көне юлларга яткан карны эттерүче машиналар авылга керми. Күрше Казаклар авылыннан да бернинди техника китерелми. Авыл халкы әйтүенә караганда, Казаклар авылы җирлеге башлыклары элек электән Матмырлыларга салкын мөнәсәбәттә булган. Хәзер алар, беравыздан, Матмырдан читтә бөтен дөньяның аларның барлыгын онытты, дип саный.
Шәмсинур Гыйләҗиеваның иң кадерле әйберләренең берсе - тегү машинасы, ул яшь чагыннан ук киемнәрне үзе бәйләп, тегеп кигән.
Кышын азык-төлек алып кайтучылар әти-әниләре янына керер өчен машиналарын дамбада калдырып, 3 км җәяү йөри. Шәмсинур Гыйләҗиева әйтүенчә, иписез калган вакытларда ул күмәчне үзе пешерә. Сиксәнен тутырган карчык өчен бу бик тә авыр, чөнки кайвакыт идәнне юу түгел, себереп куярга да хәл таба алмыйм, ди ул.
"Миңа хәзер күпме генә кирәк?"
Авылда хәзер күпләп бәрәңге һ.б. яшелчәләр, җиләк-җимешләр утыртучы юк. Шәмсинур Гыйләҗиева да олы яшьтә булганга, бакчасында бик аз әйбер утырта. "Бакчада бер кечкенә генә түтәл кишер куйдым. Әле алмадым да. Күрше хатыныннан алып чыгып, бер идән буе виктория утыртып куйдым. Казандагы сеңелләр кайткач, лапас артындагы өч сутый җиргә бергәләп бәрәңге утыртабыз. Артыграгын аларга да биреп җибәрәм. Минем үземә генә күпме бәрәңге кирәк була инде? Быел ул да уртача гына булды. Трактор менгәч, бергә сукаталып алам. Авылда зур итеп утырмыйлар хәзер", - дип сөйләде ул.
Шәмсинур Гыйләҗиеваның яшь чагындагы фотосы. Ул яшь чагында аның чәч толымнары тубыгына кадәр җитүен әйтте. "Мин аларны беркайчан да кисмәдем, алар үзе коелып кыскарды", - диде ул.
Шәмсинур апаның лапасында хәзерге вакытта бары әз-мәз утын һәм буш араннар. "Дүрт тавыгым, бер әтәчем бар. Үземнең калдык-постыкларны ашатып торырмын дип асрап торам. Элек безнең сыер, бозау бар иде. Энем үлеп, үземнең ашказанына операция ясаганнан соң, аларны бетерергә туры килде. Хәзер лапас буш. Анда шул тавыклар гына кунаклый", - диде ул.
Аның лапасы хәзерге көндә музей экспонатлары торган күргәзмәне хәтерләтә.
"Кияүгә чыгарга хәзер соң инде"
Шәмсинур Гыйләҗиева беркайчан ди кияүгә чыкмаган. Ник өчен чыкмадыгыз дигән сорауга: "Никахым булмагандыр инде дип уйлап йөрим", - дип җавап бирде.
"Күңелем төшеп йөргән кеше бар иде дә, ләкин безнең заманда кеше читкә китеп таралып бетте. Читтә дә матур кызлар күп бит. Менә шулай итеп каласың да каласың. Кеше сораса да, өнәмәгән кешегә барасым килмәде", - дип аңлатты ул.
Кияүгә чыкмый калып ялгышлык кылуы турында күп уйланса да, хәзер соң инде, дип саный ул.
Сул яктагы киштәдә кунаклар килгәч тотыла торган савыт саба. Үзе өчен савыт-саба уң яктагы киштәдә - һәр савыт бер генә экземплярда.
"Мине балалы, хатыннары үлгән кешеләр дә сорады. Юк, кирәкми. Аларга чәчең белән җир себерсәң дә, ярап булмый. Без үзебез дә үги белән үстек. Әтинең беренче хатыны үлгән, аннан соң ике бала өстеннән әни килгән. Үз әниләре итеп, туган күрсәләр дә, алар аның үз әниләре түгеллеген тоялар иде", - ди Шәмсинур апа.
Алар гаиләдә биш бала үссәләр дә, Шәмсинур Гыйләҗиеваны кайтып белүчеләр бик сирәк.
Шәмсинур апага "Ничек ялгыз калмаска" дигән сорау биргәч, ул яшь кызларга тәртипле йөрергә һәм күңелләре яткан кешеләрне сайлап тормыш корырга өндәде. "Начар юлларга кермәгез, бәхетегезне томаламагыз", - дип кисәтә ул.
"Кирәк әйберләрне соратып алабыз"
Матмыр авылы халкы хәзер киң таралган тәм-томнардан мәхрүм. "Үзебезгә ошаган ризыкларны үзебез пешерсәк кенә инде", - ди пенсионерка. Аның фикеренчә, бөтен әйбер сәламәтлеккә генә бәйле. "Сәламәтлегем булганда, бер әйберне дә аермыйм, бөтенесен дә яратам. Сәламәт булмасам, бер әйбернең дә тәме калмый", - ди ул.
Авылда даими эшләп торган кибетнең бетүенә дистә ел булуга карамастан, берничә ел дәвамында монда читтән сату белән килеп торганнар. Соңгы өч ел аларның да күренгәне юк. "Кибет килгәндә, без ашамлыкларны бик теләп ала идек тә, алган ризыкларыбыздан керем безгә килүгә тоткан чыгымнарны капламый диделәр. Хәзер, Аллага шөкер, пенсияне айга бер өйгә кертеп китәләр. Тормышта галуш кебек кирәк-яракларны алардан телефоннан соратып алабыз", - дип әйтте Шәмсинур Гыйлаҗиева.
"Авылыбызга сокланып туймаслык иде"
"Илле өченче елгы янгынга кадәр безнең авыл бик тә күңелле, безнең авылның матурлыгына сокланып туймаган кеше юк иде. Башка авыл кешеләре авылга килгәннән киләсе килә дип әйтәләр иде. Яшьләребез шул хәтле күп иде янганчы. Шуннан соң да берәмләп янгыннар чыга, йортлар сирәкләнә, яшьләр китә торды", - дип сөйләде авыл турында Шәмсинур апа.
Заманында янгын чыгып, бик күп йортларны юк итсә дә, хәзер вакытта да авылның теге яки бу йортында янгын чыгып тора. Шунсы аянычлы, янгын чыга калса, беренчедән, ерак авылга юл булмау сәбәпле,бернинди техника тиз генә килеп җитә алмаячак. Икенчедән, янгын чыккан йортлардан бары күмер генә калуының сәбәбе килгән техниканың рәтсез булуында, дип белдерделәр авылда яшәүчеләр. Өченчедән, иң куркынычы - кыш көне Матмырда янгынны сүндерә, бу хакта хәбәр итә алырлык кеше юк.
"Йөреп торганда авылны ташламыйм"
Шәмсинур Гыйләҗиева авылны ташлап китәргә теләми. "Хәзерме? Инде 80 яшемә җиткәч, нинди авылдан китеп, кеше чүплегендә йөрү? Китсәм, сеңелләремә китәм. Мин монда үземне үзем карап, тавыкларга ашарга биреп, йөргәндә алай кузгалмыйм әле. Шәһәрдә яшәгән сеңлемнең балаларының да үз тормышы, ә монда мин үз башымны үзем карыйм", - диде Шәмсинур апа кунаклар өчен тоткан савыт-саба торган шүрлектән, аерым торган ялгыз чынаягына чәй ясый-ясый.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев