Якташыбыз Тәлгать Нәҗмиевның рухы туган якка кайтты
Тәлгать Нәҗмиевның исеме кукмаралыларга, сабалыларга гына түгел, язучылар, фән эшлеклеләре даирәсендә дә яхшы таныш. Кукмаралылар аны белә, чөнки ул Байлангар авылында туып-үскән, чит җирдә яшәсә дә, гомер буе туган ягын сагынып, аның белән элемтәләрне ныгытып, зур эшләрдә ярдәм күрсәтеп яшәде. Сабалылар өчен дә ул зур хөрмәткә лаек кеше: биредә гомер...
Тәлгать Нәҗмиевның исеме кукмаралыларга, сабалыларга гына түгел, язучылар, фән эшлеклеләре даирәсендә дә яхшы таныш. Кукмаралылар аны белә, чөнки ул Байлангар авылында туып-үскән, чит җирдә яшәсә дә, гомер буе туган ягын сагынып, аның белән элемтәләрне ныгытып, зур эшләрдә ярдәм күрсәтеп яшәде. Сабалылар өчен дә ул зур хөрмәткә лаек кеше: биредә гомер кичерде, озак еллар район газетасының баш мөхәррире булып эшләде, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнде. Язучылар өчен дә ул каләмдәш: Тәлгать Самат улы - 14 китап авторы (унбишенчесе -"Изге сәфәр кылу җиңел гамәл түгел" дигәне аның вафатыннан соң тормыш иптәше Лемара ханым тырышлыгы белән дөнья күрде). Аны фән эшлеклесе дияргә дә мөмкин, чөнки әсәрләрен иҗат иткәндә бик күп тарихи чыганаклардан файдаланган.
Тормышта бик актив булган, вакытын бушка сарыф итәргә яратмаган, үзеннән соң бай истәлекләр, әдәби хәзинә калдырган райондашыбыз, кызганычка каршы, бу дөньядан бик иртә - 64 яшендә үк китеп барды. Ләкин ул якыннары, хезмәттәшләре, якташлары күңелендә яши. Узган ел аның истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, Шәмәрдән китапхәнәсенә Тәлгать Самат улының исеме бирелгән иде.Узган атнада Байлангар авылы китапханәсе дә якташы исемен йөртә башлады. Китапханәгә истәлек тактасы урнаштыру тантанасында мәрхүмнең гаиләсе, иҗатташ дуслары, якташ язучылар һәм башка кунаклар катнашты. Мәдәният йортында үткәрелгән кичәдә дә Тәлгать Нәҗмиев турында бик күп истәлекләр барланды.
Тәлгать Самат улы әдәбият дөньясына "Саба мәзәкләре" дигән китабы белән килеп керде. Аннан соң аның башка томнары да дөнья күрде. Әсәрләренең уен-көлке, юморга бай булуы аның үзенең дә көр күңелле, шат, тормыштан тәм табып яши белүен күрсәтә. "Акыллы, рухи яктан бай кеше генә юморны аңлый, аны үзенең иҗади эшчәнлегендә файдалана ала", - диде Шаһинур Мостафин үз истәлекләрендә. Ә Газинур Морат бик кызыклы чагыштыру китерде: "Мин аның турында Сабаның Хуҗа Насретдине дип әйтер идем. Хуҗа да җор телле, зирәк, көр күңелле булган бит, бу сыйфатлар якташыбызга да хас иде", - диде ул. Әйе, һәркем Тәлгать Самат улын зыялы, уңай энергияле, аралашу өчен бик җайлы, ярдәмчел, һәр тармакта мәгълүматлы кеше итеп искә ала. Аның исеме китапханәләргә генә түгел, урамнарга бирелергә дә бик лаек. Якыннарының, дусларының бу хыялы да тормышка ашмый калмас...
Гөлгенә ШӘРИПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев