4 май 2017 яңалыклары
-
Кукмараның әти-әниләр комитеты республика конкурсы призеры булды (фото)
Кукмара 4нче мәктәбе 7 "Б" сыйныф укучыларының әти-әниләр комитеты "Дус сыйныф сере" республика конкурсының призеры булды. Җиңү яулаган әти-әниләрне комитет Сертификатлар белән бүләкләде. -Конкурсның район этабы Кукмара 4нче мәктәбендә үтте. Анда күппрофильле лицей, Урта Комар, Ядегәр, Поч.Сутер, Кукмара 3нче һәм 4нче мәктәпләренең әти-әниләр комитетлары көч сынашты. 4нче мәктәп командасы җиңү...
-
Без белмәгән, ләкин күбебезгә тиешле булган матди ярдәм һәм ташламалар
Илдә халыкка ярдәм итү өчен ташламалар һәм матди ярдәм төрләре шактый. Тик күбебез бу хакта белми. Чөнки ярдәм чаралары турында рәсми документларда язылган, ә аларны аңлау өчен шактый кызыксынырга кирәк. Алма дигәннәре авызга үзе өзелеп төшми. Кем әйтмешли, сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. "Бөтен эш тә шунда, - ди социаль мәсьәләләр...
-
Пычак клубында җирлек үзешчәннәре концерт куйды (фото)
Пычак авылы клубында өч авыл үзешчәннәре катнашында "Күңелле үтсен кичегез" дигән зур бәйрәм алды концерты булып узды, дип хәбәр итте китапханәче Фирдәүсә Галимова.
-
Георгий тасмасын тагу буенча Россиядә кагыйдәләр катгыйланды
Хәзер тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга рөхсәт ителә. (Казан, 4 май, "Татар-информ"). "Җиңү волонтерлары" Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте 9 Май бәйрәме алдыннан Георгий тасмасын тагу буенча Россиядәге яңа кагыйдәләрне җиткерде. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Яңа регламент буенча тасманы пиджакның күкрәк турысындагы кайтармасына гына тагарга мөмкин. Ике ел элек...
-
Давыл түбәләрне алып аткан: бик күп бинага зыян килгән (ФОТО)
Чирмешәндә, Югары Чегодайда, Түбән Чегодайда, Урманасты Үтәмештә 3 май кичендә, сәгать бишләр тирәсендә булган өермә район үзәк хастаханә поликлиникасы, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, ашлык кабул итү предприятиесе, 21 шәхси йорт түбәсенең калайларын өлешчә куптарып ташлаган. Башка 8 социаль объектка да зур зыян килгән. -Райондагы комиссия өермә китергән зыян күләмен ачыклый, түбәләрне...
-
Китапханәләргә яңа китаплар кайтты
Район үзәк китапханәсенең китапларны эшкәртү бүлеге хәбәр итүенчә, ел дәвамында район һәм авыл китапханәләренә китаплар еш кайта. Китапларның һәрберсен халык яратып укый, китап киштәләрендә бер генә язучының иҗат җимеше дә тузан өеменә күмелеп ятмый. Меңләгән китаплар арасыннан әдәбиятны үз иткән, күп укырга яраткан райондашларыбыз игътибарына Нәбирә Гыйматдинованың "Сөйлим, тыңла.." һәм...
-
Вахит егете Нияз Кәримуллин булдыра! (фото)
Казан дәүләт мәдәният институтында балалар, яшүсмерләр, студентлар, өлкәннәр арасында 7нче Бөтенрәсәй "Весенние проталины" хор һәм җыр иҗаты конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурс Россия Федерациясе, Татарстан Республикаларының мәдәният министрлыгы, Казан дәүләт мәдәният институты ярдәме белән үткәрелә. Катнашучылар арасында Мәскәү, Киров өлкәсе, Башкортстан, Казан, Татарстан районнары һәм башка төбәкләрдән килүчеләр фольклор, вокаль ансамбльләр,...
-
Дилә Нигъмәтуллинаны кызын калдырып киткән өчен сүгәләр
Күптән түгел Дилә Нигъмәтуллина "Инстаграм"да: "Эш буенча, очрашуларга барасы булса, Сәфинәне өйдә берүзен бикләп калдырам", - дип язган иде. Җырчының аккаунтына язылучыларга бу ошамады, алар Диләне сүгәргә тотынды. - Элек бала караучыбыз бар иде, хәзер аның кирәген тапмыйм. Аннары, мин баланы көн буена калдырып китмим бит. Ул балалар бакчасына йөри....
-
"Үлемсез полк": Җәләлиев Зәки Җәләли улы
Җәләлиев Зәки Җәләли улы (1919-2000) Минем Зәки бабам 1919 елда Кукмара районы Аксыбы авылында дөньяга килгән. Бабама егерме яшь тулгач, аны армиягә алалар. Армия хезмәтеннән ул туры сугышка китә. Сугыш бик кырыс була, Украина фронтында Зәки бабаем бик каты яраланып аңын югалта. Шулай итеп, ул дошман әсирлегенә эләгә. Озакламый ул...
-
Кукмаралылар “Виктория”дә җиңү яулады
Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары балалар һәм яшүсмерләр иҗатының "Виктория" VIII Халыкара конкурс-фестивалендә катнашты. Наилә Закирҗанова һәм Ильяс Нигъмәтуллин "Инструменталь башкару. Фортепиано" номинациясендә - беренче дәрәҗә, Дилә Мәхмүдова өченче дәрәҗә дипломантлар булдылар. Укытучылары - Динора Мамкина. Ильяс "Татар пьесасын яхшы башкарган өчен" дипломы белән дә бүләкләнде. "Инструменталь башкару. Кыллы уен...
-
Кукмара районы укучылары “Парклар маршы”на кушылды (фото)
Районда Экология елына багышланган "Парклар маршы - 2017" акциясе узды. Акциядә барлык мәктәп укучылары да актив катнашты. Мәктәпләрдә әйләнә-тирә мохит проблемаларына багышланган конференцияләр, "Чүп-чарга икенче гомер бүләк ит", "Планетаны саклагыз", "Без саф һаваны сайлыйбыз", "Дөнья - балалар күзлегеннән", "Минем туган ягым", "Яшә, Җир" дигән кул эшләре, плакат, рәсем, фоторәсем, шигырь,...
-
Сәрдекбаш мәктәбендә шахмат турниры узачак
6 майда Сәрдекбаш мәктәбендә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхетдин Низамов истәлегенә шахмат буенча турнир үткәрелә. Ярышлар ике яшь төркемендә үткәрелә. Беренче төркемдә - 2006 елда туучылар һәм яшьрәкләр, икенче төркемдә - 2000 -2005 елда туучылар. Ярышлар сәгать 8 дә башлана.
-
“Ләйсән”дә “Карга боткасы” бәйрәме узды (фото)
Поселокның "Ләйсән" балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәменең рухы балаларның хәтереннән бер дә җуелмас. Гөлназ Билалова, "Карга боткасы" йоласын зурлар төркеме балалары белән сәхнәләштереп, бакча балаларына тәкъдим итте.
-
Кукмараның бер урамында юл ябыла
Кукмара поселок Башкарма комитетының 2017 елның 7 апрелендә кабул ителгән 11нче карары нигезендә, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары уңаеннан, 9 Майда 8.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр поселокның Ленин урамында - 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасыннан ("Добреев" сәүдә үзәге каршында) Җиңү Паркы янындагы светофорга кадәрге арада автотранспорт...
-
“Үлемсез полк”: Вуколов Иван Семенович
Минем бабам Вуколов Иван Семенович Югары Чура авылында туып үсә. 1943 елны 28 яшендә Норильск шәһәреннән сугышка алына ул. Бу вакытта үзе теләп яуга киткән, Чепья (хәзерге Балтач районы) районында җитәкче урында эшләгән абыйсы, кече лейтенант Максим яу кырында, энесе Андрей немецларда әсирлектә була. Ике тапкыр әсирлектән кача ул, әмма...