Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
“Үлемсез полк”

“Үлемсез полк”: Вуколов Иван Семенович

Минем бабам Вуколов Иван Семенович Югары Чура авылында туып үсә. 1943 елны 28 яшендә Норильск шәһәреннән сугышка алына ул. Бу вакытта үзе теләп яуга киткән, Чепья (хәзерге Балтач районы) районында җитәкче урында эшләгән абыйсы, кече лейтенант Максим яу кырында, энесе Андрей немецларда әсирлектә була. Ике тапкыр әсирлектән кача ул, әмма...

Минем бабам Вуколов Иван Семенович Югары Чура авылында туып үсә. 1943 елны 28 яшендә Норильск шәһәреннән сугышка алына ул. Бу вакытта үзе теләп яуга киткән, Чепья (хәзерге Балтач районы) районында җитәкче урында эшләгән абыйсы, кече лейтенант Максим яу кырында, энесе Андрей немецларда әсирлектә була. Ике тапкыр әсирлектән кача ул, әмма ике тапкыр немецларга кире эләгә. Ә энесе Константин Белоруссия өчен барган сугышларда вафат була.

Иван бабай М-72 мотоциклында йөргән. Фронт линиясе буенча меңнәрчә чакрым юл үтәргә туры килә аңа. 1945 елны туган авылына әйләнеп кайтканда күкрәген медальләр, Дан ордены бизи. Кышкы салкында да, коеп яуган яңгырда да мотоциклда йөрү эссез калмаган, арка миенә салкын тиеп, сугыштан кайтып өч ел үтүгә урын өстенә кала. 1 төркем инвалид булган бабайны Прасковья әбием 15 ел тәрбияләп, өч бала үстереп, 1963 елны соңгы юлга озаткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев