“Үлемсез полк” рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Үлемсез полк": Шәфигулла Фәйзуллин
Шәфигулла Фәйзуллин 1907 елның 4 сентябрендә туган. 2005 елда вафат булган. Ризван Фәйзуллин
-
"Үлемсез полк": Миннемулла Гарифуллинн
Минем бабам - Әсән-Елга авылында туган Миннемулла Гарифуллинны районыбызда белмәгән кеше юк иде. Җор телле, аралашучан иде ул, җитәкче урыннарда эшләде. 20 яшендә, 1939 елны фин сугышына алына, шуннан Бөек Ватан сугышына кереп китә. Ике сугыш юлы узган бабам 1944 елда яраланып кайта. Снаряд кыйпылчыгы тигән кулы гомер буе сугыш...
-
Кукмарада "Үлемсез полк" тантанасы район Башкарма комитеты бинасы яныннан башлана
9 Май көнне Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм тантанасында быел да Кукмарада "Үлемсез полк" акциясе уздырылачак. Әлеге акциягә район халкын актив кушылырга чакырабыз. Сугыш елларында илебез азатлыгы өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшкән әтиегез, бабагыз, туганнарыгызның фотосурәтен тотып сез дә чарада катнаша аласыз. "Үлемсез полк" акциясенең тантаналы йөреше район...
-
"Үлемсез полк": Йөзмөхәммәтов Сөнгатулла Йөзмөхәммәт улы
-
"Үлемсез полк": Мөхтәрев Нурулла Мөхтәр улы
Безнең әтиебез, бабабыз Мөхтәрев Нурулла Мөхтәр улы 1905 елда Түбән Өскебаш авылында туа. Сугыш башлангач, Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Исән чагында аның сөйләгән сугыш чоры хатирәләре безнең мәңге хәтердә калачак. Миләүшә Шаһабиева
-
"Үлемсез полк": Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы һәм Хисаметдинов Нотфулла Хисаметдин улы
Минем бабам (әтиемнең әтисе) Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көне җитеп, Германиядән кире кайтырга чыккач, боларны кабат фронтка - Япон сугышына җибәрәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, кире кайтырга приказ була. Әбием сөйләвенчә, бабайлар күперне саклап,...
-
“Үлемсез полк”: Минегалиев Корбангали Минегали улы
Минем бабам Минегалиев Корбангали Минегали улы 1912 елда Адай авылында дөньяга килгән. Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Анда сапер булып хезмәт итеп, яраланып туган якларына әйләнеп кайта. Әбием Мөнәвәрбикә белән сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә уллары Мирзагали якты дөньяда юк инде. Бабай исә 1989 елның беренче сентябрендә вафат...
-
“Үлемсез полк”: Шиһабиев Гыйззетдин Шиһаби улы
Безнең бабабыз Шиһабиев Гыйззетдин Шиһаби улы 1915 елда Битләнгер авылында туа. Сугыш башланган елны Донбасста шахтада эшләгәнлектән, сугышка шуннан алына. Сугышта кавалерист була. Соңгы хатында Виравичи шәһәрендә булуы турында хәбәр иткән. Әбиебезгә үзен 20 ел булса да көтәргә, кызын сакларга кушкан. Хәбәрсез югалган дип санала.
-
“Үлемсез полк”: Дмитриев Федор Иванович
Безнең әтиебез, бабабыз Дмитриев Федор Иванович 1925 елның 3 мартында Үрәсбаш авылында туа. 1942 елның 5 декабрендә Тәкәнеш район хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка алына. Танкист була. 2нче Балтыйк буе фронтында Эстонияне азат итүдә катнаша. 1944 елның 5 сентябрендә авыр яралана, 1945 елның февраленә кадәр госпитальдә ята. Сугыштан соң туган ягында...
-
“Үлемсез полк”: Тимергалиев Әхәт Минегали улы
Минем бабам Тимергалиев Әхәт Минегали улы 1918 елның 20 октябрендә туа. Бөек Ватан сугышы башлангада аңа 23 яшь була. 1939 елның 4 октябрендә бабам армиягә китә, ә 1941 елның 25 августында фронтка алына. Бөтен сугышны кичеп чыга. Җиңү көнен Прагада каршылый. 1943 елда "Батырлык өчен" медале, 1944 елда "Праганы азат...
-
"Үлемсез полк": Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы
Минем бабам Әһлиуллин Зиннур Хөснулла улы 1924 елда Күкшел авылында дөньяга килгән. 1942 елның 12 сентябрендә Кукмара хәрби комиссариаты тарафыннан яу кырына алына. Ул анда пулеметчы булып хезмәт итә. 1947 елның 4 февралендә демобилизацияләнеп, туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштан соң "Татарстан" күмәк хуҗалыгында хезмәт куя. 2007 елда вафат була. Бабам...
-
"Үлемсез полк": Кабаев Галим Харис улы
Минем бабам Кабаев Галим Харис улы сугышның башыннан ахырына кадәр Югары Баш командование Резервының 175нче аерым автотранспорт батальонында шофер булып хезмәт иткән. Аңа чолганыштагы Ленинградка азык-төлек ташырга, Курс дугасындагы бәрелештә, Косунь-Шевченск һәм Яссо-Кишинев операцияләрендә катнашырга, Румыния, Венгрияне азат итәргә туры килгән. Җиңүне ул Австриядә каршы алган. Бабама сугыштан исән-сау кайтырга...
-
"Үлемсез полк": Җәләлиев Зәки Җәләли улы
Җәләлиев Зәки Җәләли улы (1919-2000) Минем Зәки бабам 1919 елда Кукмара районы Аксыбы авылында дөньяга килгән. Бабама егерме яшь тулгач, аны армиягә алалар. Армия хезмәтеннән ул туры сугышка китә. Сугыш бик кырыс була, Украина фронтында Зәки бабаем бик каты яраланып аңын югалта. Шулай итеп, ул дошман әсирлегенә эләгә. Озакламый ул...
-
“Үлемсез полк”: Вуколов Иван Семенович
Минем бабам Вуколов Иван Семенович Югары Чура авылында туып үсә. 1943 елны 28 яшендә Норильск шәһәреннән сугышка алына ул. Бу вакытта үзе теләп яуга киткән, Чепья (хәзерге Балтач районы) районында җитәкче урында эшләгән абыйсы, кече лейтенант Максим яу кырында, энесе Андрей немецларда әсирлектә була. Ике тапкыр әсирлектән кача ул, әмма...
-
Кукмаралылар “Үлемсез полк” акциясенә кушылды
Сугыш... Кайсы гына чорда әйтелмәсен, күпме нәфрәт, күпме кан, күпме күз яше бу сүздә. Җир белән тигезләнгән шәһәр-авыллар, кара күмергә әйләнгән йортлар, ятим балалар, ана назы, бала шатлыгы күрми гүргә кергән изге җаннар... Бу - безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз, туганнарыбыз. Алар үзләренең гомерләре бәрабәренә безгә аяз күк йөзе, тигез гаилә...