Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
“Үлемсез полк”

Кукмаралылар “Үлемсез полк” акциясенә кушылды

Сугыш... Кайсы гына чорда әйтелмәсен, күпме нәфрәт, күпме кан, күпме күз яше бу сүздә. Җир белән тигезләнгән шәһәр-авыллар, кара күмергә әйләнгән йортлар, ятим балалар, ана назы, бала шатлыгы күрми гүргә кергән изге җаннар... Бу - безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз, туганнарыбыз. Алар үзләренең гомерләре бәрабәренә безгә аяз күк йөзе, тигез гаилә...

Сугыш... Кайсы гына чорда әйтелмәсен, күпме нәфрәт, күпме кан, күпме күз яше бу сүздә. Җир белән тигезләнгән шәһәр-авыллар, кара күмергә әйләнгән йортлар, ятим балалар, ана назы, бала шатлыгы күрми гүргә кергән изге җаннар... Бу - безнең әби-бабайларыбыз, әти-әниләребез, абый-апаларыбыз, туганнарыбыз. Алар үзләренең гомерләре бәрабәренә безгә аяз күк йөзе, тигез гаилә тормышы, якты җылы өйләр, тәмле ризык, рәхәт тормыш бирделәр. Сугыш беткәнгә 72 ел вакыт үтсә дә, аларны онытырга хакыбыз юк. Без алар алдында бурычлы.

9 Май көнендә район-шәһәрләрдә "Үлемсез полк" акцияләре кысаларында Ватан өчен көрәшкәннәрне искә алу традициягә әйләнеп бара. Илебез халкы, тарих битләрен актарып, ата-бабаларының күргән михнәтләре, кылган батырлыклары белән кызыксына, елдан-ел күбрәк булып, бу хәрәкәткә кушыла. Без - редакция хезмәткәрләре дә, әлеге традицияне дәвам итеп, үзебезнең бабайларыбыз хакында сөйләргә булдык.

Хөрмәтле Кукмара районы халкы! Гаилә архивларыгызда геройларның фоторәсемнәре сакланган икән, аларның сканер ясалган вариантларын hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яисә "ВКонтакте" төркемендә СМС хәбәр итеп юллый, редакциягә китереп бирә аласыз. Фото белән беррәттән геройның исем-фамилиясе, туган урыны, кайда сугышуы, сугышчан бүләкләре хакында да язарга онытмагыз.

Геройлар белән "Үлемсез полк" дигән рубрикадан яисә шул исемдәге баннер аша кереп таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев