Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
“Үлемсез полк”

"Үлемсез полк": Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы һәм Хисаметдинов Нотфулла Хисаметдин улы

Минем бабам (әтиемнең әтисе) Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көне җитеп, Германиядән кире кайтырга чыккач, боларны кабат фронтка - Япон сугышына җибәрәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, кире кайтырга приказ була. Әбием сөйләвенчә, бабайлар күперне саклап,...

Минем бабам (әтиемнең әтисе) Нурмөхәммәтов Мөхәммәтгасыйм Нурмөхәммәт улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алына. Берлинга кадәр барып җитә. Җиңү көне җитеп, Германиядән кире кайтырга чыккач, боларны кабат фронтка - Япон сугышына җибәрәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, кире кайтырга приказ була. Әбием сөйләвенчә, бабайлар күперне саклап, бер атна күпер астында ятканнар. "Кышкы үзәккә үткеч суык, аякта ыштыр белән ботинка иде", - дип искә алган сугыштан соң. Әбием Мөнәвәрәгә өйләнә, биш балага гомер бирәләр алар. Ләкин бабай аз яши, сугыш газаплары да эзсез калмагандыр, гомеренең соңгы елларын гел авырып үткәрә. 1963 елда үпкә чиреннән вафат була. Әби 42 яшендә биш бала белән тол кала.

Бабай сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ике орден - берсе Кызыл Йолдыз, җиде медаль белән бүләкләнә.

Икенче бабам (әниемнең әтисе) Хисаметдинов Нотфулла Хисаметдин улы 1907 елда Түбән Өскебаш авылында туган. Аңа өч сугыш аша үтәргә туры килә. 1941 елда фронтка алына. Аңа кадәр басмачылар белән, соңрак японнарга каршы сугышка җибәрелә, ләкин Монголиядән аларны кире боралар. Бөек Ватан сугышында старшина булып хезмәт итә, яңа килгән солдатларны сугышка әзерли. 1945 елда демобилизацияләнә, әбием Гаделбану белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. 1966 елда туган авылында вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев