Без белмәгән, ләкин күбебезгә тиешле булган матди ярдәм һәм ташламалар
Илдә халыкка ярдәм итү өчен ташламалар һәм матди ярдәм төрләре шактый. Тик күбебез бу хакта белми. Чөнки ярдәм чаралары турында рәсми документларда язылган, ә аларны аңлау өчен шактый кызыксынырга кирәк. Алма дигәннәре авызга үзе өзелеп төшми. Кем әйтмешли, сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. "Бөтен эш тә шунда, - ди социаль мәсьәләләр...
Илдә халыкка ярдәм итү өчен ташламалар һәм матди ярдәм төрләре шактый. Тик күбебез бу хакта белми. Чөнки ярдәм чаралары турында рәсми документларда язылган, ә аларны аңлау өчен шактый кызыксынырга кирәк. Алма дигәннәре авызга үзе өзелеп төшми.
Кем әйтмешли, сорамаган балага имезлек каптырмыйлар. "Бөтен эш тә шунда, - ди социаль мәсьәләләр буенча белгеч Сергей Смирнов. - Ил күләмендә кабул ителгән ташламаларның барысы да диярлек халыктан килеп ирешкән гариза нигезендә күрсәтелә. Ягъни җитәкче исеменә гариза язып, үзең ярдәм сорамыйсың икән, беркем дә булышмаячак". Әмма белмәгәнне ничек сорыйсың? Мәсәлән, илнең 69 төбәгендә өченче (дүртенче, бишенче һәм аннан соңгыларына да) балага өч яшь тулганчы ай саен пособие түлиләр. Аның күләме төбәктә яшәү минимумыннан чыгып билгеләнә. Ил күләмендә әлеге күрсәткеч уртача 10 мең сум тәшкил итә. Тик шунысы да бар: күп балалы әти-әниләргә акча сорап гариза язу өчен сабый туганнан алып нибары 3-6 ай вакыт бирелә. Ниндидер сәбәпләр аркасында өлгермисез икән, димәк, соңга калдыгыз.
Бәбиләргә...
Яшь әниләр һәм бәбиләргә тагын бер ташлама бар. Ул өч яшькә кадәр (күп балалы гаиләләрдә - 6, инвалидларга 18 яшькә кадәр) балаларны бушлай дару белән тәэмин итүдән гыйбарәт. Бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, медицина препаратлары исемлеген һәр төбәк үзе төзи. Ничек кенә булмасын, табиб бу хакта әти-әниләргә әйтергә һәм бушлай даруларны махсус бланкта язып бирергә тиеш. "Кызыма - дүрт яшь. Өч яшькә кадәр балаларны бушлай дару белән тәэмин итү турында хәзер генә белдек. Тик соң инде. Югыйсә еш кына авырып сырхауханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килә иде. Табиб берсеннән-берсе кыйммәтрәк дарулар язды, ә бушлай бирелә торганнары турында бер сүз дә дәшмәде. Сырхауханә диварында белдерүләрнең ниндие генә юк, кирәкле мәгълүматны ник урнаштырмыйлар икән?" - ди Казанның Идел буе районында яшәүче Альбина Сәламова.
"Ватаным Татарстан" хәбәрчесе әлеге исемлекне Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми сайтында эзләп тапты. Сабые чирләп киткән әни болай интернетта казынып утырмаячак, әлбәттә. Бушлай булгангамы, даруларның да арзанрагын тәкъдим иткәннәр. Мәсәлән, аллергиядән дәвалану өчен - "Кетотифен" (30 сум), йогышлы чирләрдән - "Азитромицин" (30 сум), эчәкләрнең эчке тирәлеген торгызу өчен - "Энтерол" (200 сум) кебек дарулар бар.
Яшь әниләргә...
Закон нигезендә, әти-әниләр салымны азрак түли. Сүз балага салым чигерүе турында бара. Әлеге хокуктан әти дә, әни дә файдалана ала. Ташлама балага 18 яшь тулганчы, ә ул көндезге бүлектә белем алган очракта, 24 яшькә кадәр бирелә. Салым чигерүе гаиләдә беренче һәм икенче малай-кызга - 1 мең 400 сум, өченче һәм аннан соңгы балага - 3, инвалид-балага - 12 мең сум тәшкил итә. Бу - кайтарырга мөмкин булган акча түгел. Әлеге суммадан керемгә салына торган 13 процент салым тотылмый. Мәсәлән, өч балалы яшь әнигә айлык ташлама күләме түбәндәгечә исәпләнә: (1400+1400+300)*0,13 = 754 сум. Чикләү дә бар! Салым чигерүе хезмәткәрнең еллык кереме 350 мең сумлык чиккә җиткәнче генә бирелә.
Пенсионерларга...
Пенсия фонды аша бирелүче ташламалар шактый. Әйтик, ташламага лаек булучыларның 50 категориясе - айлык акчалата түләү (ЕДВ), 12 категориясе - өстәмә матди ярдәм (ДМО), 7 категориясе өстәмә айлык матди ярдәм (ДЕМО) алырга хокуклы. Мәсәлән, II-IV дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы хезмәтләре өчен" орденына яки СССР (РФ) дәүләт премияләренә лаек булучыларга пенсиягә өстәп 16 мең сум акча (ДМО) каралган. Дәүләт бүләкләре турында вакытында Пенсия фондына хәбәр иткән очракта, әлбәттә. Тиешле мәгълүматны соңрак җиткерүчеләргә компенсация түләнми.
Сүз уңаеннан, илдә пенсияне дә гариза нигезендә генә исәпли башлыйлар. 2017 елның 1 апрелендә лаеклы ялга чыгып, Пенсия фондына ай азагында гына мөрәҗәгать итүчеләргә апрель өчен пенсия түләнмәячәк.
Эльвира ВӘЛИЕВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев