Бирешергә хакым юк иде: якташыбыз Денисның батырлыгы турында
Шушы көннәрдә хәрби белән очрашып, аның хезмәткә китүе, фронтта кичергән сынаулары һәм бүгенге тормышы турында сөйләштек.
Якташыбыз Денис махсус хәрби операция (МХО) зонасында хәрби бурыч үтәгәндә бер аягының тездән аскы өлешен өздерә. Әмма хәрби хәрәкәтләр ветераны сынауларга бирешеп, үз эченә бикләнеп утыра торганнардан түгел.
Денис тормышка ныклы ихтыяр белән карый, актив яшәвен дәвам итә, үз үрнәге белән башкаларга көч һәм өмет бирә. Шушы көннәрдә хәрби белән очрашып, аның хезмәткә китүе, фронтта кичергән сынаулары һәм бүгенге тормышы турында сөйләштек.
Намус кушкан юл
Биш балалы гаиләдә тәрбияләнеп үскән егет, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Сәвәли политехник техникумында белем ала, һөнәр үзләштерә.
— Мин кечкенәдән футбол һәм мини-футбол белән мавыктым. Уку йортын тәмамлап, диплом алгач та, яраткан шөгылемне ташламадым. Балалар белән шәһәрләрдә һәм районнарда узган турнирларда катнаштык. Берничә елдан соң Казанга күчендем. Анда спорт сөюче дуслар белән бергә һәвәскәрләр футбол лигасы оештырдык, — ди Денис. — Махсус хәрби операция башлангач, күп кенә танышлар шунда китте. Мин дә 2023 елның мартында район хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп, Россия Кораллы Көчләре белән килешү төзедем. Бу җиңел карар булмады, әлбәттә, әмма Ватан алдындагы бурычымны үтәүне үземнең намус эше дип кабул иттем.
Миналы кырдагы сынау
Ульяновск шәһәрендәге хәрби частьта әзерлек узгач, аларны башта Луганск якларына җибәрәләр. Берничә айдан соң Денис хезмәтен Херсон юнәлешендә дәвам итә. Биредә ул хәрби бурычларны үтәүдә катнаша, ике тапкыр яралана. Ә менә Запорожье юнәлешендә якташыбызны тагын да җитди сынаулар көтә.
— 2026 елның 28 мартын һич онытасым юк. Нәкъ шул көнне, хәрби иптәшемә ярдәм күрсәтергә ашыкканда, үзем дә бик нык яраландым. Безгә бер ноктадан икенчесенә күчәргә кирәк иде. Мин алданрак барам, иптәшем бераз арттарак атлый. Кинәт көчле шартлау тавышы яңгырады һәм аның ярдәм сорап кычкырганын ишеттем. Борылып карасам, ул минага баскан, шартлау нәтиҗәсендә бер аягына зыян килгән иде. Озак уйлап торырга вакыт юк. Жгутны алып, иптәшемә ярдәмгә ашыктым. Әмма шул мизгелдә үземнең дә аяк астында мина шартлады. Ул җиргә яшереп куелган булган, өстендә хәтта яшел үлән үсеп чыккан иде. Шуңа күрә мин аны күрмәдем. Берничә секундка сул аягымнан күзләремне ала алмадым, аннары тиз генә үз-үземә беренче ярдәм күрсәтә башладым. Ул вакытта икебез дә салкын канлылык саклый алдык. Паникага бирелгән булсак, нәтиҗәсе бөтенләй башкача булырга мөмкин иде. Озак та үтмәде, иптәшләр килеп җитте һәм безне имин урынга алып чыкты. Эвакуация машинасын көткәндә тагын бер сынау кичерергә туры килде — өстебездән дошман дроны очып узды. Бәхеткә, ул безне күрмәде, — дип искә ала ул көннәрне Денис. — Яшәү белән үлем арасында нибары бер мизгел. Бәхеткә, безгә исән калырга насыйп булды.
Бердәмлек көч бирде
Якташыбызны — иң элек Севастополь, аннары Ялта госпитальләренә, ә иптәшен Симферопольгә җибәрәләр.
— Табиблар, шәфкать туташлары кулларыннан килгәннең барысын да эшләде. Аларның һөнәри осталыгы, игътибарлылыгы һәм кешелеклелеге миңа култык таякларында булса да яңадан аякка басарга көч бирде. Дәвалану һәм тернәкләнү җиңел түгел, кулның бер бармагында, уң аякның бер өлешендә хәзер дә ядрә кыйпылчыклары бар. Алда тагын операция көтә, — ди Денис. — Авырлыклар килгәндә иң мөһиме — төшенкелеккә бирелмәү. Без махсус хәрби операция зонасында чын гаилә кебек яшәдек һәм хезмәт иттек, бер-беребезгә ярдәм кулы суздык, иң авыр минутларда да ташламадык. Нәкъ менә шушы бердәмлек күп кенә сынауларны җиңеп чыгарга көч бирде. Иптәшем Ульяновск шәһәреннән иде. Өйләнгән, ике баласы бар. Хәзер дә даими аралашып торабыз. Виталий исемле райондашым белән бик дус булдык, тырышып хезмәт иттек. Кызганыч, ул 2024 елда һәлак булды. Кайчандыр бер икмәкне бүлешкән иптәшләрне югалту бик авыр...
Бүләкләр юктан гына бирелми
«Арбитр» позывнойлы хәрбинең күкрәген икенче дәрәҗә «Батырлык өчен» һәм «Махсус хәрби операциядә катнашучы» медальләре бизи. Якын арада аңа тагын бер дәрәҗәле бүләк — «Александр Суворов» медале дә тапшырылырга тиеш.
— Мондый бүләкләр беркайчан да юктан гына бирелми. Һәр медаль артында зур хезмәт, түземлек, авыр сынаулар, югалтулар һәм кеше язмышлары тора. Без барыбыз да уртак максат өчен хезмәт иттек, бер-беребезгә таянып яшәдек. Шуңа күрә бу медальләрне мин үзем өчен генә түгел, ә хезмәттәшләрем белән уртак бүләк дип саныйм, — ди Денис. — Район Сабантуе көнендә тагын бер күңелле һәм дулкынландыргыч вакыйга көтә иде. Район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров миңа «Кукмара районы каршындагы казанышлары өчен» медален тапшырдылар. Хезмәтемне бәяләп, онытмыйча искә алганнары өчен ихлас күңелдән рәхмәтлемен.
Фронттан — спорт мәйданына
Язмам героена — 28 яшь. Ул Казанда яши, әлегә өйләнмәгән. Бүгенге көндә Денис тернәкләнү курслары уза, шул ук вакытта балалар һәм яшьләр арасында спортны үстерү юнәлешендә актив эш алып бара.
— Хәрби хәрәкәтләр ветераны буларак, Татарстан Республикасы десантчылары берләшмәсе белән тыгыз элемтәдә торам. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм сугыш ветераннары истәлегенә, Бөек Җиңү көне уңаеннан мини-футбол турнирлары үткәрдек, — ди Денис. — Мондый чараларның төп максаты — яшь буында патриотизм хисләре тәрбияләү, спортка мәхәббәт уяту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру. Балалар һәм яшүсмерләр батырлыкның, Ватанга тугрылыкның нәрсә икәнен белеп үсәргә тиеш. Спорт та, патриотик тәрбия дә нәкъ менә шушы максатка хезмәт итә.
Ватан хакына
Әңгәмәдәшемнең бертуган ике энекәше дә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үти.
— Александр хәзерге вакытта лейтенант хәрби дәрәҗәсендә, взвод командиры вазыйфасын башкара. Ул армия хезмәтеннән соң, 2022 елда МХО зонасына килешү төзеп киткән иде. Максим исә 2024 елда контракт төзеде. Алар икесе дә бер дивизиядә. Аралашып торабыз, исән-сау кайтырга язсын аларга, — ди абыйлары. — Әниебез 2022 елда каты авырудан соң вафат булды. Әтиебез авылда яши. Сирәк булса да туган якка кайтырга тырышабыз.
Кайчак бер кешенең язмышы меңләгән сүздән дә көчлерәк тәэсир итә. Денисның тормыш юлы да шуны раслый: кеше рухы сынмаса, теләсә нинди авырлыкны җиңеп була. Ә Ватанга тугрылык, дуслык һәм нык ихтыяр иң катлаулы мизгелләрдә дә яшәргә көч бирә.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев