Кукмарада Корбан гаете намазы вакытлары билгеле булды
Без төрле, әмма бердәм

Кукмарада Корбан гаете намазы вакытлары билгеле булды

Быелгы Корбан гаете 27-29 майда билгеләп үтелә.

Хөрмәтле райондашлар!

Быелгы Корбан бәйрәме 27, 28, 29 май көннәренә туры килә. Корбан чалуны шушы 3 көн дәвамында башкарырга мөмкин.

Елдагыча һәр мәхәлләдә мәчетләргә тәкбир әйтеп килү оештырыла. Район авылларында мәчеткә килү һәм гает намазы укылу вакытлары мәхәллә халкы килешенгәнчә билгеләнә. Кукмара шәһәрендә туплану урыннарыннан төркемләп кузгалып китү — 2.00 сәгатьтә.

Иртәнге намаз бу көнне тәкбир әйтеп килгән төркемнәр җыелып беткәч укылыр. Кояш 3 сәгать 4 минутта чыга, гает намазы — 3.30 сәгатьтә башланыр. Ике намаз арасында — вәгазь.

Гаеткә рәхим итегез!

Ришат Курамшин

Фото: Йолдыз Низамиева/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев