Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, субсидия бер баш савым сыеры өчен 3 мең сум күләмендә каралган. Дәүләт ярдәменә кәҗә асраучылар да өмет итә ала. Бер баш ана кәҗәгә һәм бер яшьтән олырак булган кәҗә бәтиенә 1000 сум акча биреләчәк.
Субсидия алу өчен шәхси ярдәмче хуҗалыклары булган гражданнарга шәһәр һәм авыл җирлекләренең башкарма комитетларына гариза тапшырырга кирәк.
Шул рәвешле авылларда терлекләрнең баш санын саклап калырга өметләнәләр.
Нет комментариев