Хезмәт даны

Кукмара районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Кукмара районының «Үрәсбаш» хуҗалыгында семинар-киңәшмә узды

Узган ел биредә машина-трактор паркы да сизелерлек яңартылган: 20 миллион сумлык заманча техника сатып алынган.

«Кукморагрохимсервис» оешмасының «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгында район җитәкчелеге, хуҗалык җитәкчеләре һәм тармак белгечләре катнашында эшлекле семинар-киңәшмә узды.

Очрашу агымдагы елның беренче ике аендагы эш нәтиҗәләренә йомгак ясау, алдагы чорга бурычлар билгеләү максатыннан үткәрелде. Киңәшмә барышында катнашучылар терлекләрнең сакланышын, иминлеген тәэмин итү, җитештерелгән продукциянең үзкыйммәтен киметү юлларын эзләү, хуҗалык эшчәнлеген нәтиҗәлерәк оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Шулай ук язгы кыр эшләренә әзерлек, техника белән тәэмин ителеш, чәчү структурасын дөрес планлаштыру, хуҗалыкларның алдагы үсеш юнәлешләре кебек мөһим сораулар да игътибар үзәгендә булды. 

Киңәшмәдә «Кукморагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Валерий Тимофеев узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырды һәм алдагы планнары турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, хуҗалык узган елны уңышлы тәмамлаган: тулаем продукция күләме 268 мең сумнан артып киткән, ә акча кереме 248 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткечләр алдагы ел белән чагыштырганда 23 процентка күбрәк.

Җитәкче билгеләп үткәнчә, әлеге уңышлар — хуҗалык коллективының бердәм һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

«Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгы 3 мең гектардан артык сөрүлек җирләренә ия. Үткән ел игенчеләр бөртекле культуралардан һәр гектардан уртача 41 центнердан артык уңыш җыеп алганнар.

«Рекордлы уңыш җыйдык дип мактанмасак та, үзебезне тәэмин итәргә дә, сатуга чыгару өчен дә җитәрлек күләмдә ашлык җитештерәбез, — дип билгеләп үтте Валерий Тимофеев. — Ел саен уртача 1700–1800 тонна ашлык, шулай ук якынча 400 тонна эшкәртелгән борай сатыла. Бу безгә хуҗалыкның икътисадый тотрыклылыгын сакларга ярдәм итә».

Хуҗалык кеременең төп өлеше, башка күп кенә авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәгечә үк, сөт җитештерүдән килә. Әмма узган ел бу тармакта рентабельлелек 40 проценттан 29,8 процентка кадәр кимегән. Моның төп сәбәбе — фермаларда алып барылган төзекләндерү эшләре.

Ремонт чорында бер группа сыерларны вакытлыча урамда тотарга туры килгән, бу исә җитештерү күрсәткечләренә тәэсир иткән. Бүгенге көндә фермада реконструкция эшләре тулысынча тәмамланган. Савым залы белән тоташтырылган өч абзарда 480 сыер тоту мөмкинлеге булдырылган, терлекләр инде яңа шартларга урнаштырылган. Моннан тыш, 200 башка исәпләнгән бозау абзары да төзекләндерелгән.

Соңгы ике айда сөт җитештерү күләмен 11 процентка арттыра алганнар. Хәзерге вакытта хуҗалыкта тәүлеккә якынча 10 тонна сөт савыла, ә якын киләчәктә бу күрсәткечне 14 тоннага җиткерү максаты куелган. 

Шулай да район башлыгы Сергей Димитриев, хуҗалыкның мөмкинлекләрен исәпкә алып, максатларны тагын да югарырак куярга кирәклеген ассызыклады. Аның фикеренчә, тәүлеклек тулаем савымны кимендә 20–30 тоннага җиткермичә, тармакта сизелерлек үсешкә ирешү кыен булачак. 

Валерий Тимофеев әйтүенчә, хуҗалыктагы төзелеш-ремонт эшләре нигездә үз көчләре белән башкарыла. Быел да кредитлар җәлеп итмичә генә тагын 200 сыерга исәпләнгән абзарны төзекләндерергә ниятлиләр. Әлеге эшләр өчен кирәкле материалларның инде 70 проценты әзерләнгән.

Нәтиҗәдә, якын киләчәктә хуҗалыкта 600–700 башка исәпләнгән заманча мал торакларын тулысынча тәртипкә китерү күздә тотыла. Хуҗалыктагы яңалыклар төзелеш белән генә чикләнми.

Узган ел биредә машина-трактор паркы да сизелерлек яңартылган: 20 миллион сумлык заманча техника сатып алынган. Алар арасында комбайн, ике фронталь төягеч, миксер, печән чапкыч, пресс-җыючы, чәчү комплексы һәм башка кирәкле агрегатлар бар. Бу техникалар кыр эшләрен вакытында һәм сыйфатлы башкарырга, җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирә.

Шулай да киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, хуҗалыкның мөмкинлекләре тагын да зуррак. Бүгенге күрсәткечләр белән генә канәгатьләнеп калмыйча, җитештерү нәтиҗәләрен күтәрү, терлекчелек һәм игенчелек тармакларында эшне тагын да ныграк оештыру, һәр юнәлештә тәртип һәм җаваплылыкны арттыру зарур.

Димәк, «Үрәсбаш» ярдәмче хуҗалыгы коллективына алга таба тагын да тырышыбрак, нәтиҗәлерәк эшләргә, булган мөмкинлекләрне тулысынча файдаланырга кирәк.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авыл хуҗалыгы