Декабрь аенда сөт җыючылар халыкка нинди бәядән түләгән?
Декабрь аенда сөт җыючыларның авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда). Лена Галиева - Байлангар, Олыяз - 18. Фәнис Хәмәтдинов - Зур Сәрдек, Зур Кукмара, Туембаш -19. Райнур Вахитов - Кәркәүч, Чарлы - 18. Габделбәр Баязитов - Күкшел, Мәмәшир - 19. Радик Сәлахов - Мәмәшир,...
Декабрь аенда сөт җыючыларның авыл җирлекләрендә шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә түләгән бәяләре (бер литры - сумнарда).
Лена Галиева - Байлангар, Олыяз - 18.
Фәнис Хәмәтдинов - Зур Сәрдек,
Зур Кукмара, Туембаш -19.
Райнур Вахитов - Кәркәүч, Чарлы - 18.
Габделбәр Баязитов - Күкшел,
Мәмәшир - 19.
Радик Сәлахов - Мәмәшир, Күкшел - 19.
Илшат Шаһиев - Мәмәшир - 19.
Дмитрий Туктамышев - Нырья - 18.
Ринат Рәхимҗанов - Зур Кукмара, Каенсар, Олыяз - 18.
Наил Вагыйзов - Оштырма Юмья - 18.
Рәдиф Әхмәтов - Сәрдекбаш - 18.
Фирдәүс Мостафина - Югары Чура - 18.
Нурсил Тәҗмиев - Березняк, Пычак, Урта Комар - 19.
"Агрохимсервис" - Түбән Үрәс - 18.
"Восток" хуҗалыгы - Ядегәр - 18.
Вахитов исемендәге хуҗалык - Янил, Югары Чура, Лельвиж - 19.
Борис Степанов - Важашур, Түбән Өскебаш, Югары Өскебаш, Битләнгер - 18-19.
Борис Степанов - Түбән Үрәс - 19.
Радик Гаврилов - Ош.Юмья, Поч. Кучук - 18,50 - 19.
Айдар Галиев - Түбән Үрәс, Нырты, Өркеш, Ятмас Дусай - 19.
Район башлыгы тарафыннан сөт бәясе 19 сумнан да ким булмаска тиеш дигән бурыч куелган иде. Район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, декабрь аенда сөт җыючыларның кайберләре 18 сумнан гына исәп-хисап ясаганнар. Бу авылларда, бәлки, башка сөт җыючыларның хезмәтеннән файдаланыргадыр?
Ә күрше районнардагы бәяләргә килгәндә, Арчада сөтнең һәр литрына уртача 17-17 сум 50 тиен, Балтачта - 18 сум 56 тиен, Сабада - 17 сум 50 тиен, Теләчедә 17 сум 50 тиен - 18 сумнан акча түләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев