Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яхшылап эшкәртелмәгән ашлык маллар өчен зыянлымы? (сорау-җавап)

Райондагы бер фермердан ашлык сатып алган идек. Әмма ашлык яхшылап эшкәртелмәгән, дымлы булып чыкты, берникадәр вакыт үткәч, күксегән ис тә килә башлады. Мондый азыкны малларга ашатсак, зыянлы булмасмы икән? Газета укучы Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча урынбасары Илһам ГАНИЕВтан түбәндәге җавап алынды: - Билгеле...

Райондагы бер фермердан ашлык сатып алган идек. Әмма ашлык яхшылап эшкәртелмәгән, дымлы булып чыкты, берникадәр вакыт үткәч, күксегән ис тә килә башлады. Мондый азыкны малларга ашатсак, зыянлы булмасмы икән?

Газета укучы

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигының терлекчелек буенча урынбасары Илһам ГАНИЕВтан түбәндәге җавап алынды:

- Билгеле булганча, бөртеклеләр яхшы саклансын өчен аның дымлылыгы 14-15 проценттан артмаска тиеш. Ә яхшылап киптерелмәгән, дымлылыгы зур булган ашлык вакыт үткән саен күгәрә, димәк, анда организм өчен зарарлы гөмбәчекләр барлыкка килә. Терлекчелектә исә югары продукцияне малларга яхшы сыйфатлы азык ашатып кына алырга була. Мәсәлән, буаз малларга күгәргән азык ашатканда агулану, бозау югалту очраклары булырга мөмкин. Ә яшь терлекләргә мондый сыйфатсыз азык биргәндә ашкайнату системасының эшчәнлеге бозыла. Шуңа күрә ашлык сатып алган вакытта аның тиешле нормаларга хәтле киптерелгән, яхшылап чистарылган булуына игътибар итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев