Янил урта мәктәбе – тәҗрибә үзәге
2016 елдан мәктәп, балалар бакчасын да үз канаты астына алып, белем-тәрбия бирүне бер түбә астында тормышка ашыра башлады. Яңалык һәрвакыт өйрәнүгә, эзләнүгә этәрә. Педагогик коллектив та бердәм булып, бу юнәлештә уңышлы гына эшли. Белем учагыбыз район мәгариф идарәсе тарафыннан район мәктәпләре арасында "Шәхес мәктәбе" ресурс үзәге итеп билгеләнде. Укыту-тәрбияне мәктәпкәчә...
2016 елдан мәктәп, балалар бакчасын да үз канаты астына алып, белем-тәрбия бирүне бер түбә астында тормышка ашыра башлады. Яңалык һәрвакыт өйрәнүгә, эзләнүгә этәрә. Педагогик коллектив та бердәм булып, бу юнәлештә уңышлы гына эшли. Белем учагыбыз район мәгариф идарәсе тарафыннан район мәктәпләре арасында "Шәхес мәктәбе" ресурс үзәге итеп билгеләнде. Укыту-тәрбияне мәктәпкәчә яшьтән алып югары мәктәпне кертеп оештыру, һөнәр алуга әзерлеккә юнәлдерелгән "Балалар бакчасы - югары мәктәп" заманча авыл моделен төзү, өстәмә белем бирүне оештыру максатыннан эш башланды. Янил урта мәктәбе hөнәр алуга әзерләү буенча районның мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмалары тәҗрибә үзәгенә әйләнде.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне тарату максатыннан, мәктәптә бу уку елында район мәктәпләренең башлангыч сыйныф, информатика, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, китапханәчеләр, педагог-оештыручылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен район күләмендә семинарлар үткәрелде. Һәр семинар тәрбиячеләр һәм укытучыларның үз эшләренең осталары икәнлеген тагын бер кат раслады. Чараларда катнашкан укытучылар зур канәгатьлек хисе белдерделәр һәм югары бәя бирделәр. Семинар кунаклары укучыларыбызның матур шигырьләрен, моңлы җырларын, "Энҗе" бию төркеменең милли биюләрен һәм вальсын җылы кабул иттеләр, аларның һәрьяклы үсешен күреп киттеләр.
Людмила МӨЛЕКОВА, директорның укыту эшләре буенча урынбасары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев