Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабайсыз бәйрәм

Яңа ел якынлашып килә. Илебез халкы бу бәйрәмне һәрвакыттагыча матур итеп каршыларга әзерләнә. Телевизор экраннарында Яңа ел кунагы - гүзәл итеп бизәлгән чыршыларны күреп, күңелләрдә балачак хатирәләре яңара. Сугыштан соңгы еллар иде бу. Мәктәпләрдә чыршыларны үзебез - укучылар ясаган уенчыклар белән бизи идек. Ир балалар, агачны юнып, очкыч (самолет), ат...

Яңа ел якынлашып килә. Илебез халкы бу бәйрәмне һәрвакыттагыча матур итеп каршыларга әзерләнә. Телевизор экраннарында Яңа ел кунагы - гүзәл итеп бизәлгән чыршыларны күреп, күңелләрдә балачак хатирәләре яңара.

Сугыштан соңгы еллар иде бу. Мәктәпләрдә чыршыларны үзебез - укучылар ясаган уенчыклар белән бизи идек. Ир балалар, агачны юнып, очкыч (самолет), ат фигуралары һәм башка уенчыклар, ә без - кызлар, кәгазьдән курчаклар, чәчәкләр, төсле чылбырлар алып килә идек.

Сан ягыннан күп булсак та, чыршы янында барыбызга да урын табыла, теләгән һәрберебез чыгышлар ясый: биибез, җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез, җырлый-җырлый чыршы тирәли әйләнә идек. Җырларның, шигырьләрнең эчтәлеге хәзергедән бераз аерылып тора: безгә туган ил, Совет солдаты, табигать күренешләре, бәхетле балачак турында гына җырларга һәм шигырьләр сөйләргә ярый иде. Мәхәббәт җырларын башкару рөхсәт ителмәде.

Ләкин матур хатирәләрдән тыш, күңелсез тәмамланганы да истән чыкмый. 1950 елда мәктәптә чыршы бәйрәме Кыш бабайсыз гына үтте. Һәр елны Кыш бабай булып киенгән укытучы апабыз бу юлы ни өчендер шушы рольне башкармады. Без кайтырга әзерләнгәч, апабыз: "Балалар, Кыш бабайны урамга чыккач күрерсез", - диде. Без йөгерешеп тышка чыктык, ләкин анда беркем дә юк иде. Балалар гына булсак та, бу алдау күңелләрдә авыр тәэсир калдырды.

Хәзер Яңа елны каршылау кичәсенең төп кунагы, зифа буйлы чыршы тагын да матуррак, заманча уенчыклар белән бизәлә. Кичәләр заманча итеп оештырыла, заманча җырлар җырлана, шигырьләр укыла. Әлбәттә, бу бик яхшы. Ләкин күңелне бер нәрсә борчый. Кичәләрне уздырып, берничә көн үткәч, чыршылар урамга чыгарып ташлана. Алар шунда - балалар, өлкәннәр йөри торган урыннарда, кар өстендә озак кына яталар. Бу хәл күңелләрдә ризасызлык тудыра. Җитәкчеләр аны вакытында тиешле урынга - кеше күзеннән ераккарак урнаштырсыннар иде.

Яңа ел Җир йөзенә тынычлык алып килсен. Барыгызга да исән-имин яшәргә язсын.

Саимә ХӘЕВА, Кәркәүч

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев