Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балачак хатирәләре

Авылдагы бер энекәшем белән кичтән сөйләштек тә, 1 майда үзебезнең авыл зиратына барып, туганнарыбызның каберлекләрен чистартып кайтырга булдык. Иртән иртүк авылга кузгалдык. Авыл башына кайтып керсәм, урам тулы бала-чага. Өйдән-өйгә йөреп йомырка җыялар - Пасха бәйрәме. Эй, күңелле дә соң инде шушы бәйрәм вакытлары. Без дә башта энекәшләргә, аннары олы...

Авылдагы бер энекәшем белән кичтән сөйләштек тә, 1 майда үзебезнең авыл зиратына барып, туганнарыбызның каберлекләрен чистартып кайтырга булдык.

Иртән иртүк авылга кузгалдык. Авыл башына кайтып керсәм, урам тулы бала-чага. Өйдән-өйгә йөреп йомырка җыялар - Пасха бәйрәме. Эй, күңелле дә соң инде шушы бәйрәм вакытлары. Без дә башта энекәшләргә, аннары олы абыйларга кереп чыктык. Оныкларыңа бирерсең дип, мина да кызарткан йомыркалар бирделәр.

Зиратта әллә ни үзгәрешләр юк, каберлекләрнең барысы да тәртиптә. Туганнарыбызның каберләреннән ерак түгел генә яңа каберлек очраттым. Анда 1942 елда дөньяга килгән авылдашым, бергә укып йөргән сыйныфташым- Наилә Сөләйманова җирләнгән булып чыкты. 1960 елда, мәктәпне тәмамлагач хушлашкан идек без аның белән, урыны оҗмахта булсын. Зиратта эшләр беткәч, кайтыр юлга чыктык, шул арада уйга чумып, үзебезнең яшь вакытларны искә төшереп кайттым.

Безнең Янил авылы элеккедән үзенең базарлары, МТСлары белән дан казанган бит. Авылда төрле милләт халкы яшәсә дә, бер-берсен хөрмәт итеп, дус-тату гомер итәләр, бәйрәмнәрне бердәм үткәрәләр. Сугыштан соң, авыр вакытларда үземнең дә шушы Пасха бәйрәмендә йомырка җыеп йөрүләрем искә төште. Кайсы гына йортка керсәк тә, һәркайсы да йомырка биреп чыгаралар иде. Авылның югары очында Әпсәләм исемле муллабыз торды. Минем шушы Әпсәләм абзыйларга кергәнем дә булды, ул башларымнан сыйпап, кем малае икәнемне сораштырып, я печенье, я конфет биреп чыгара торган иде. Сабантуй бәйрәмендә Әпсәләм абыйның ак чалбар, ак күлмәк киеп, ерак арага йөгерештә катнашып, беренче урынны алганы исемдә.

Авылны әйләнеп, бөтен кешене йөреп чыккач, без - бала-чагалар, Бөр елгасы буендагы алачыкка җыелып, кемнең күпме йомырка җыйганын санап, узара мактаныша торган идек. Олырак абзыйлар шул алачык тирәсендәге яшел чирәмгә утырып, кара-каршы уйнап, күңел ачып утыралар иде. Менә нинди күңелле, матур вакытлар булган бит. Хәзер инде бу хәлләргә бер гомер - алтмыш биш-җитмеш биш ел вакыт узган.

Марат Хисмәтов,

Кукмара

фото http://www.photoforum.ru/f/photo/000/444/444263_89.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев