Янил авылында яшәүче Шәһадәтова Гөлчәчәк Салават кызына 70 яшь!
Без, якыннарының гына түгел, укучыларының һәм аларның әти-әниләренең дә хөрмәтен яулаган, Янил авылында яшәүче кадерле әниебез Шәһадәтова Гөлчәчәк Салават кызына бүген 70 яшь тулды.
Кырык елга якын мәгариф системасында эшләгәндә укучыларына таләпчән, шул ук вакытта кешелекле булган әниебез тормышта бик тә кече күңелле, ихлас, юмарт, сабыр һәм искиткеч туганчылыклы.
Әниебез, син янәшәбездә булганда көнебез якты, күңелебезгә рәхәт, җылы. Тормышыбызның якты кояшы, үрнәк өлгесе булып, кайгы-хәсрәт күрмичә, озак еллар әтиебез белән бергәләп тынычлыкта, без – балалар, оныклар янәшәсендә гомер итәргә язсын иде сиңа.
Сәламәтлек, бәрәкәтле тормыш, шатлык-куанычларга бай, хәерле озын гомер теләп әтиебез Валериан, кызларың-кияүләрең, оныкларың.
Нет комментариев