Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Түбән Казаклар авылында яшәүче Шакирҗанова Миннерашидә Хәмәттин кызының 80 яшьлек юбилее!

15 июня 2019, 15:08

394

0

0

Түбән Казаклар авылында яшәүче кадерле әниебез Шакирҗанова Миннерашидә Хәмәттин кызының 15 июньдә туган көне – 80 яшьлек юбилее. Кадерле әниебез! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлыйбыз.

Олыяз дигән матур авылда
Син, әни, дөньяга килгәнсең.
“Иң бәхетле бала булсын!” - дип
Теләгәндер әти-әниең.
Белмәгәннәр, тормыш җилләренең
Кайсы якка таба исәсен.
Сугыш килгән җиргә сиздермичә,
Сары сагыш сарган күк йөзен.
Әтиегез сугыш кырларында
Илебез өчен газиз башын салган.
Әниегезгә ятим балаларга
Йөрәк җылысын бүләк итәргә язылган.
Балаларны назлап сөйгән чакта
Онытмаган ике кызын да.
Һәрвакытта өзелеп көтеп торган,
Киңәшләрен биргән шул чакта.
Офыкларга карап уйланасың,
Үткәннәрне искә төшереп.
Ярый әле кыз туганың булган,
Сөйләшергә серең бүлешеп.
Парлы бәхет булып яшәгәнгә
Мул тормышта үткән гомерләр.
Ике улың, өч кызың, әни, сиңа
Рәхмәт әйтеп башын ияләр.
Сабырлыгың, тырышлыгың сиңа
Яшәү көче биргән тормышта.
Һәр туган көн саен бергә-бергә
Яшик әле бәхет-шатлыкта.

Әти белән көннәрне төннәргә ялгап, безнең өчен күпме хезмәт куйгансыз. Рәхмәт сезгә! Безне кешелекле, гадел, акыллы, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәнсез! Кадерле әниебез, алдагы көннәрдә дә әти белән тигез, мул, тыныч тормышта, бала хәсрәтләре күрмичә яшәргә насыйп булсын. 

Сиңа нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, бәхет-шатлыкларның иң акларын теләп әтиебез, улларың, кызларың, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың исеменнән улың Мөнзил, киленең Гөлфия.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP