Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Хәйруллин Әнәс Абдулла улыны һәм Хәйруллина Асия Габделбәр кызыны туган көннәре белән котлыйбыз!

26 июля 2019, 08:35

418

0

0

Ядегәр авылында гомер итүче, күп еллар Ядегәр урта мәктәбен җитәкләгән хөрмәтле директорыбыз Хәйруллин Әнәс Абдулла улы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Хәйруллина Асия Габделбәр кызының 25  июльдә олуг юбилейлары – 75 һәм 70 яшь тулган көннәре.

Хөрмәтле Әнәс Абдулла улы һәм Асия Габделбәр кызы! Без, мәктәп коллективы, сезне чын күңелдән олы бәйрәмнәрегез белән тәбриклибез. Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның бәхетенә куанып, гомерегез буена пар канатлар булып яшәвегезне телибез.

Күпме генә гомер итсәгез дә,
Юлларыгыз гөлгә күмелсен.
Таң нурлары булып, йортыгызга
Тик шатлыклар гына сибелсен!

Зур ихтирам белән Ядегәр урта мәктәбе коллективы.

 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP