Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Котлаулар

Гайфуллин Миңневәли Фәйзрахман улының 80 яшьлек юбилее!

02 октября 2020, 10:00

199

0

0

Югары Шәмәрдәндә гомер кичерүче кадерле әтиебез, бабабыз Гайфуллин Миңневәли Фәйзрахман улының 2 октябрьдә 80 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Барыбыз да бергә җыелып, сине бүгенге истәлекле көнең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, үстергән балаларыңның ярдәмнәрен, игелекләрен күреп, сиңа карата булган күңел җылысын тоеп, кадерле, хөрмәтле кешебез булып, оныкларыңа, оныкчыкларыңа сөенеп, йорт-җиребезнең куанычын күреп, мул тормышларда һәрвакыт үз көчеңдә яшәргә Ходай Тәгаләбез насыйп итсен.

Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, кызларың-кияүләрең, оныкларың исеменнән улың Зөфәр, киленең Альмира.
 

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

4CQwVszH9pUkpdVTHLP