Байлангар авылында яшәүче Нәҗмиева Фәүзия Сабир кызының 80 яшьлек олы юбилее!
2 cентябрьдә Байлангар авылында яшәүче кадерле әниебез Нәҗмиева Фәүзия Сабир кызының 80 яшьлек олы юбилее.
Кадерле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән ихлас күңелдән котлап, тән сихәтлеге, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, балаларыңның, оныкларыңның игелеген күреп, озын гомер кичерүеңне телибез.
Без бәхетле, әни, син булганга,
Балаларым, диеп өзелеп торганга.
Рәхмәт әйтеп, баш иябез сиңа
Буген 80 яшең тулганда.
Иң изге теләкләр белән балаларың Резеда-Равил, Гөлсия-Николай, Алмаз-Гөлнара, оныкларың Данил-Фәнзилә, Атлас, Азат, Артур.
Нет комментариев