Байлангар авылында яшәүче Баһавиев Гарәфи Фәрхетдин улының 21 гыйнварда 80 яшьлек юбилее!
Кадерле әтиебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән тәбрикләп, олы рәхмәт һәм ихтирам хисләрен җиткерәбез. Син һәрвакыт безнең өчен үрнәк булдың, хезмәт сөючән, гадел һәм акыллы киңәшче буларак, авылдашларың арасында да хөрмәт казандың. Безнең өчен син һәрвакыт олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, киңәшчебез, яшәү өлгебез!
Әти! Сиңа озын гомер, сәламәтлек, бәхетле, шатлыклы көннәр генә телибез. Киләчәктә дә балаларыңның, оныкларыңның, туганнарыңның игътибарын һәм ихтирамын тоеп, әниебез белән тигезлектә, хәерле, тыныч, мул тормышта яшәргә язсын.
Әти, яшә әле тагын озак еллар,
Авырмыйча, таза-сәламәт.
Синең әйткән сүзең, киңәшләрең -
Мәгънәле ул, әти, бик кирәк.
Кабатлансын ел да синең бәйрәм,
Һәр көн кояш гомер өстәсен.
Ходай бездән туган йортыбызда
Сине күрү бәхетен өзмәсен.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең Рафилә, баларарың Рәзилә-Марсил, Фәнис-Азалия, Резедә-Фәнис һәм 6 оныгың.
Нет комментариев