Хөрмәтле Михаил Никифорович! Сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Сиңа нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, шатлык-куанычлы көннәр телибез. Син һәрвакыт ярдәмчел, нык рухлы, көчле кеше булдың. Алдагы көннәреңдә дә балаларыңның, оныкларыңның күңел җылысын, кадерен тоеп, озак еллар Люба апа белән тигезлектә, сөенеп, рәхәт яшәргә насыйп булсын.
Иртәләрен сызылып аткан таңнар
Олы шатлык алып килсеннәр.
Картлык көннәрегез тигезлектә,
Бәхет белән имин үтсеннәр.
Ихтирам белән Рәйханә, Ринат Җиһаншиннар, Зур Кукмара
Нет комментариев