Туган көнегез котлы булсын, Валентина Федоровна!
Поздравления

Туган көнегез котлы булсын, Валентина Федоровна!

"Хезмәт даны" газетасының баш бухгалтеры Мамаева Валентина Федоровнаның 1 июльдә туган көне булып узды.

Валентина Федоровна! Сезне ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез белән тәбрик итәбез.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә мул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.

Бәйрәмегезнең матур хатирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез сезне чын күңелдән,
Барыбыз да бергә җыелып.

Иң изге теләкләр белән "Хезмәт даны" газетасы редакциясе коллективы.

Нет комментариев