Якупов Ирек Рафаил улын юбилее белән котлыйбыз
Өркеш авылында яшәүче Якупов Ирек Рафаил улының 22 апрельдә туган көне - 50 яшьлек юбилее.
Кадерле энебез Ирек! Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйбыз. Туар таңнарың якты, көннәрең һәрчак аяз, сәламәтлегең нык булсын. Зөлфия белән тигезлектә, мул бәрәкәтле тормышта озын гомер кичерергә язсын. Киләчәктә балаларыгыздан игелек, шәфкать күреп, аларның бәхетенә сөенеп, оныклар сөеп яшәвегезне телибез.
Юбилеең котлы булсын, энем,
Йөзләреңдә бәхет балкысын.
Изге, мәрхәмәтле йөрәгеңдә
Һич сүнмәсен кояш яктысы.
Рәхмәт сиңа, рәхмәт барысы өчен,
Югалтмыйсың әткәй нигезен.
Син саклыйсың, һич кер кундыйрмыйча,
Туганлыкның изге һәр җебен.
Иң изге теләкләр белән апаң Рәйханә, җизнәң Ринат.
Нет комментариев